Үзән
-17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Авыл хуҗалыгына багышланган гомер

Радий Хәбиров Евгений Викторович Пожидаевка “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды.

Авыл хуҗалыгына багышланган гомер
Авыл хуҗалыгына багышланган гомер

1 ноябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан дәүләт бүләкләре тапшырды. Республика агросәнәгать комплексының 58 хезмәткәре орденга, медальга, Мактау
грамотасына, Рәхмәт хатына һәм мактаулы исемгә лаек булды.

– Сезне һәм республиканың барлык авыл эшчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм. Урып-җыю тәмамланды, димәк авыл хуҗалыгы елына йомгак ясарга вакыт җитте. Бүген сез лаеклы котлаулар һәм рәхмәт сүзләрен кабул итегез, - диде Радий Хәбиров.
Агымдагы сезонда хәтта быелгы катлаулы һава шартларында да игенчеләр 3,2 миллион тонна уңыш җыеп алдылар. Техник культуралар буенча рекордлы уңыш – 2,5 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере һәм 600 мең тонна майлы культуралар көтелә. Терлекчелек кышкы чорга азык белән тәэмин ителгән.
Тармакта заманча җитештерү комплекслары төзелә. Радий Фәрит улы бүләкләнүче берничә эшчәнне, шул исәптән Евгений Пожидаевны да билгеләп үтте.

- Кырмыскалы районының “Артемида” токымчылык хуҗалыгы директоры Евгений Викторович Пожидаев тармакка 30 елдан артык гомерен багышлаган. Аның җитәкчелегендә зур булмаган хуҗалык күп тармаклы иң эре авыл хуҗалыгы  предприятиеләренең берсенә әверелде, сыерларның продуктивлылыгы буенча республиканың топ-10 предприятиесе исемлегенә керде.
Бөртекле һәм кузаклы культураларның уңдырышлылыгы быел һәр гектардан 35 центнер тәшкил итте, шул исәптән ашлык кукурузы – гектарыннан 90 центнер, – диде төбәк башлыгы.
Евгений Викторовичны чын күңелдән лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, иминлек һәм эшендә уңышлар телибез.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.

Авыл хуҗалыгына багышланган гомер
Авыл хуҗалыгына багышланган гомер
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: