Шулай, узган елда бөртекле культуралар уңышы буенча хуҗалык районда икенче урынга чыкты. Савым буенча да күрсәткечләр югары саклана. 2017 елда һәр фураж сыерыннан 5 мең литр сөт савып алынды. Бу көннәрдә һәр сыердан тәүлегенә 18шәр литр сөт савыла. Иң мөһиме – эшчеләргә хезмәт хакы вакытында түләнә. Бу тагын да дәртләнеп эшләргә булышлык итә.
Малларның продуктлылыгы, нигездә, ашатуга бәйле. Монда иген ашату процессның аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Ә ул яхшырак үзләштерелсен һәм тукыклы булсын өчен башта аны ярдырырга яисә изәргә кирәк. Шуны күз уңында тотып, узган елда хуҗалыкка яңа техника – игенне изү агрегаты сатып алынды. Кукуруз орлыгы «рукав»ка салынгач, ул анда 40 көн тирәсе ятарга тиеш. Шуннан аны малларга ашатырга мөмкин. Мондый ризык продуктлылыкны да, шулай ук савымны арттыруга да булышлык итә.