Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
16 март 2018, 11:20

Техника - әзерлек сызыгында

Табигатьтә кыш белән яз тартыша кебек: йә тамчы тама, йә туңдырып җибәрә, салкын җил битне чеметә. Шулай булуга карамастан, язгы чәчү эшләренә әзерлек тулы куәткә бара.

Авыл хуҗалыгы предприятие­ләрендә игенчеләрнең төп хәстәре – тракторларны һәм прицепларны техник күзәтүгә әзерләү. Шул көннәрдә “Шәйморатов” җәмгыятенең Шәй­моратов бүлекчәсендәге “тимер атлар”ның әзерлеге тикшерелде.
- Хуҗалыкта 30 берәмлектән артык төрле техника, шул исәптән мал азыгы һәм бөртекле культуралар уңышы җыючы комбайннар әзерлек сызыгына куелды, - ди хезмәтне саклау буенча бел­геч һәм шул ук вакытта механик бурыч­ларын башкаручы Илгиз Фәй­зуллин, техниканың бер өлеше Сахай бүлекчәсендә урнашуын билгеләп. Шунысы куанычлы, шәйморатов­лы­лар, узган еллардагы кебек, яңа сезонга машиналарын бер кисәтүләрсез әзер­ләгән. Бу, әлбәттә, Рифкать Ишмөхәм­мәтов, Петр Железогло, Альфир Кәри­мов, Илшат Сафин кебек механиза­торларның тәҗрибәсе, үзләренә ышанып тапшырылган техникага җаваплы һәм сакчыл караш нәтиҗәсе.
Районның дәүләт техник күзәт­челеге инспекциясе җитәкчесе Фәнис Кадаев әйтүенчә, шул көннәрдә “Кус­тыгол-2” җәмгыятендә һәм берничә крестьян-фермер хуҗалыгында тракторлар һәм прицепларның әзерлеге тикшерелде. Аларның 90 проценттан артыгында техника барлык таләп­ләргә җавап бирә.
Тәлгать Мөхәммәтҗанов.
Марсель Ишморатов фотосы.
Читайте нас: