Гомерен бу тармакка багышлаган тәҗрибәле механизатор Василий Иванушкин (рәсемдә) теләсә-кайсы техникада ябык күз белән эшли ала.
- Ике елдан соң пенсиягә чыгам, ләкин исәнлек булганда һәм хуҗалар рөхсәт иткәндә эшләячәкмен әле, - ди механизатор.
Ләкин Василий Иванушкин кебек белгечне җитәкчелек хаклы ялга җибәрергә ашыкмый.
- Үз эшенең остасы ул, - ди аның турында предприятиедә 20 елдан артык эшләүче бригадир Илдар Мусин, - барлык ашлык аның куллары аша үтә.
Предприятиедә тәүлек әйләнәсе барлыгы 50 кеше эшли. Кыш көне барлык чәчкечләр, җир эшкәртүче культиваторлар ремонтланды. Технопаркта 20 берәмлек техника, шул исәптән ике яңа “Амазон” чәчкече, яңа К-744 тракторы, “Версатейл”, “Нью Холланд” комбайннары, “Т-150”, “Белорус-1221” тракторлары бар.
Җәмгыятьтә өченче ел эшләүче агроном Рөстәм Бикмәтов чәчүгә әзерлек турында сөйләп үтте.
- Чәчү эшләре 12 мең гектардан артык мәйданда башкарылачак. Шуларның 2,6 мең гектарында “Безенчукская” (Суперэлита) һәм уҗым арышының “Чулпан” (Элита) сорты чәчеләчәк. 2300 гектарда - сабан ашлыгын, шул исәптән 501 гектарда бодай, 1653 гектарда - арпа, 146 гектарда – солы һәм 114 гектарда карабодай чәчәргә ниятлибез. Шулай ук 308 гектарда – борчак, 1315 гектарда кукуруз урын алачак, аның 865 гектары силоска, ә калган 450 гектары ашлыкка китәчәк. 2340 гектар мәйданда көнбагыш чәчеләчәк. Агымдагы елда 1081 гектар мәйданны - күпьеллык, ә 191 гектарны берьеллык үләннәр биләячәк. Пар җире өчен 1868 гектарга якын җир бүленгән, - диде Рөстәм Бикмәтов.
Бригадир Илдар Мусин җитештерүчәнлеге сәгатенә 150 тоннага якын булган иген чистарту комплексы белән таныштырды.
- Чистартылып һәм киптерелгәннән соң, иген “үз сәгатен көтеп” келәтләрдә саклана. Ләкин яз гына килергә ашыкмый. Шулай да агымдагы елда уңыш мул булыр, дип өмет итәбез, чөнки “Артемида” да җирләр уңдырышлы, - ди Илдар Хәмит улы.