Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
4 Май 2018, 11:32

Басуларда хезмәт шавы

Моңарчы кыр өстендә тургайлар җыры гына ишетелсә, хәзер бу тавышка техника гөрелтесе дә кушылды - көннәр бераз җылыту белән районның авыл хуҗалыкларында язгы басу эшләре башланды.

Бүгенге көндә “Крона” авыл хуҗалыгы предприятиеләре 400 гектардан артык, “Кырмыскалы-Агро” җәмгыяте 30 гектардан артык мәйданда арпа чәчкән дә инде.
“Артемида”, “Кустыгол-2”, “Уңыш” хуҗа­лыклары, “Үзәк” МТСы, М.Ф.Гәрәевның крестьян-фермер хуҗалыгы дым каплату, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру буенча актив эш алып бара.
Гомумән, район басуларында 49 мең гектардан артык мәйданда сабан ашлыгы чәчү күзаллана.
“Крона” җәмгыятендә эшләр тәүлек әй­ләнәсе, ике сменада алып барыла. Заманча “Джон-Дир” тракторында ДМС чәчкече белән механизаторлар Петр Железогло (рәсемдә) һәм Евгений Караиванов, чәчүчеләр Наил Суфиянов, Мидхәт Ханнанов, Рәмил һәм Вәсил Сәет­коловлар тәүлегенә 120 гектарга якын мәйданда орлык чәчә.
Агроном Дамир Равил улы Аба­качевның сүзләренә караганда, хуҗалыкта язгы чәчү кампаниясе көйле бара.
Марсель ИШМОРАТОВ.
Читайте нас: