Ерактан ук басудагы агрегатлар өстендә тузан өере күренә. Үсемлекчелектә эшләүчеләрнең барсы да бүгенге көндә чәчүдә мәшгуль. Чөнки бөртекле сабан культураларыннан югары уңыш алу өчен чәчү эшләре вакытында башкарылырга тиеш. Биредә туфракның дымлылыгы гына түгел, бөртеклеләрнең вегетация чоры, авыруларга һәм корткычларга чыдамлылыгы да исәпкә алынырга тиеш. Шуңа да “Язның бер көне елны туйдыра” дигән тәҗрибәдән чыгып, авыл эшчәннәре кыска вакыт эчендә чәчүне башкарып чыгарга тырыша.
- Барлык эшләр комплекслы алып барыла. Арпа - 650 гектарда (90%), бодай - 800 гектарда (95%), көнбагыш 450 гектарда (80%), солы 50 гектарда чәчелде дә инде. Агымдагы елда чәчү кампаниясен иртәрәк башладык: дым каплату белән бөртекле культуралар чәчүгә төштек. “DMC Amazone” чәчү комплексы - бөртекле, ә “Optima” чәчкече техник культуралар чәчү белән мәшгуль. Югары уңыш алу максатында бөртекле культураларны алдынгы препаратлар белән эшкәртәбез. Техниканы нәтиҗәлерәк файдалану өчен санлы яңа технология, асылда, басу эшләрен теркәү өчен мониторинг системасы кулланыла. Бу технология басудагы һәр техниканы күзәтергә, билгеле вакыт эчендә башкарылган эшне исәпләргә һәм һәр техниканың техник торышын тикшерергә булышлык итә.
Чәчүне өч көн эчендә төгәлләргә уйлыйбыз. Үсемлекләрне вегетацияләүгә әзерли башлыйбыз, предприятие тиешле пестицидлар белән тәэмин ителгән. Агымдагы елда культураларны туфракта булмаган өстәмә тукландыру өчен измә әзерләдек, - ди хуҗалыкның баш агрономы М.Ф.Фәхретдинов.
“Шәйморатов” җәмгыятендә планда каралган мәйданнарның 80 проценты чәчелгән дә инде. Авыл эшчәннәре эшләрнең күп өлешен башкарган, калганы һава торышына бәйле. Көннәр яхшы торса, техника сынатмаса, өч көннән соң алар чәчүне төгәлләргә ниятли.