Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
5 июнь 2018, 11:34

Ак казлар – “Аккош”та

Атҗитәр авыл Советы авыл биләмәсендә урнашкан “Аккош” предприятиесен районның казлар “патшалыгы” дип әйтергә мөмкин.

Хәзерге вакытта хуҗа­лыкта сигез меңнән артык каз асрала, алар тәүлегенә ике меңгә якын данә йомырка сала. Инкубациягә җибәрү алдыннан алар җентекләп тикшерелә, водород перекисында дезинфек­цияләнә һәм ялтыратканчы юыла. Инкубаторда булачак каз бәбкәләре 28 көн буе билгеле температурада һәм дымлылыкта тора, ә соңыннан алар йомыркадан чыгару өчен махсус урынга күчерелә. Бу предприятие 10 кешедән тора. Ферма мөдире Роберт Уразбахтин би­редә җиде елдан артык эшли. Үз бурычларын ул намус белән һәм яратып башкара.
- Без Линда токымлы ата һәм Рейн токымлы инә казлар үрчетәбез. Аларның тере авыр­­лыгы 6-7 килограммга кадәр җитә, ә иң бәләкәе 4,5-5 килограмм тәшкил итә. Инә казларны без әледән-әле яңартып торабыз, көз көне аларны сатабыз. Хуҗалыкның 550 гектарлы биләмәсендә ел саен бодай һәм арпа үсте­рә­без, шрот сатып алып, аңардан ашлык катнашмасы әзер­либез. Бер казга көненә 330 грамм азык китә, димәк, кошчылык фермасы 2,5 тонна азык сарыф итә, - ди Роберт Мәгъдән улы.
Әңгәмәдәшчемнең сүзлә­ре буенча, предприя­тиенең тәгәрмәчле - биш һәм чылбырлы бер тракторы бар. Якын вакытта – автомат улаклар куярга ниятлиләр, ул вакытта предприятие хезмәт­кәр­ләренең хезмәте күпкә җи­ңеләячәк. Корылманың төп өлеше кайтарылган да инде. Узган елда Мулард токымлы үрдәкләр алып кайтып караганнар, бүген аларның саны 1100 башка якын. Кыскасы, «Аккош» предприятиесе киләчәккә ышанычлы адымнар белән атлый.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: