Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
29 июнь 2018, 12:07

Уттай кызу печән өсте

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мал азыгы хәзерләү тулы куәткә бара. Район игенчеләренә быел 12,5 мең гектар мәйданнан мал азыгы культуралары җыеп аласы бар, аларның 10 мең гектарын күпьеллык һәм берьеллык үләннәр, шул исәптән 2,2 мең гектарын козлятник тәшкил итә.

“Бүләк” җәмгыятенең Яңа Куганак сөт фермасы янында урнашкан басуда механизаторлар печән чаба һәм яшел массаны сенажга сала. Мал азыгы хәзерләүчеләр сүзенә караганда, узган елдагы кебек, үлән куе булып үскән, моңа язгы яңгырлар да булышлык иткән.
Без килгән көнне печәнне ташый башлаганнар гына иде, шуңа техниканың бер тәүлектә күпме эшләп чыгаруын әлегә әйтүе авыр. Ләкин, Вәкил Гыймранов идарә иткән куәтле “Ягуар” комбайнының җитештерүчәнлеген исәпкә алганда, ташучыларга чиратта озак көтәргә туры килми. Яшел массаны ташу белән мәшгуль булган механи­за­торларның да, водительләрнең дә тәҗ­рибәсе җитәрлек, алар мал азыгы хәзер­ләүдә беренче ел гына катнашмый. Әнвәр Канбәков, Җәмил Сәетколов, Филарет Ишемголов, Рөстәм Әминев һәм башкалар үз эшләренең остасы.
“Артемида” җәмгыятендә дә сенаж хәзерләү эше актив бара, саклауга 3 мең тоннадан артык салынган. Аны Ляхово мегафермасына ташыйлар. “Крона” җәмгыяте эшчәннәре исә печәнгә тәүгеләрдән булып төштеләр. Биредә хуш исле мал азыгы Шәйморатов сөт фермасына китерелә. Шулай ук берничә фермер хуҗалыгында да мал азыгы җыю эшләре актив бара. Шәхси хуҗалыклары булган авыл халкы да җайлап печәнгә төшә.
Быел печән бик уңган. Көннәр яхшы торганда аны җыеп һәм урнаштырып калырга кирәк.
Тәлгать Мөхәммәтҗанов.
Марсель Ишморатов фотосы.
Читайте нас: