Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
17 июль 2018, 13:34

Һәр минуты алтынга бәрабәр

Бүгенге көндә авыл эшчәннәре өчен кызу чор – алар мал азыгы хәзерләү белән мәшгуль.

Район фермерлары кояшлы җылы көннәрнең һәр сәгатен файдаланып, малларны уңышлы кышлату өчен җитәрлек азык туплап калырга тырыша. Сирәкләп булса да яуган яңгырлар үләнгә тиешенчә кибәргә комачаулый. Шулай булуга карамастан, һәр гектарда эш алып барыла.
“Үзәк” МТСы филиалында эшләр оешкан шартларда бара. Мөкәй авылы янындагы басуда печән җыеп, пресслау операторлары барлык тырышлыкларын салып эшли. Шактый өлеше кайтарылып өеп куелган да инде.
- Бүгенге көндә бүлекчәдә 110 гектар мәйданда үлән җыеп алынган, аның 68 гектарында - козлятник, калган 42 гектарында – күпьеллык үләннәр. Печән җыеп, пресслауда Газинур Искужин, Руслан Сәгыйтов, Ринат Сәләхетдинов һәм Зәбир Мөхәммәтов кебек тәҗрибәле операторлар эшли. Геннадий Гаврилов печән чабу белән мәшгуль, - ди Кырмыскалы бүлекчәсе уп­равляющие Әнүр Әбна­сыйров, эш барышы белән таныштырып.
- Уңышның күләме гектарыннан якынча 25 центнер тәшкил итә. Бу атнада печән чабуны төгәлләргә ниятлибез. 138 тоннага якын прессланган печән саклауга куелды. Шулай ук мал азыгы хәзерләү белән беррәттән 2900 гектар мәйданны биләгән бөртекле культуралар басулары химик эшкәртелә. Бүлекчәдә бөр­текле культуралардан тыш 600 гектарны шикәр чөген­дере, 504 гектарны көнбагыш һәм 106 гектарны рапс били, - ди бүлекчә агрономы Зөлфәр Фәрит улы Саньяров.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: