Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
3 август 2018, 12:02

Бурыч бер – уңыш җыеп алу

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, эш сәфәре белән безнең районда булып, “Артемида” токымчылык хуҗалыгында төньяк урман дала зонасында авыл хуҗалыгы культураларын урып-җыюны оештыруга багышланган семинар-киңәшмәдә катнашты.

Форум эшендә республика премьер-министрының беренче урынбасары, республиканың Авыл хуҗалыгы министры И.И.Фазрахманов, муниципаль район хакимиятләре башлыклары, районның авыл хуҗалыгы идарәлеге җитәкчеләре һәм баш белгечләре, хезмәтләндерүче һәм техник предприятие вәкилләре катнашты.
- Авыл хуҗалыгы өчен иң кызу мәл – урып-җыю эшләре вакыты җитте. Бу уңайдан без “Басу көне”н яңа форматта үткәрәбез. Элек мондый семинарга бөтен республика җыелса, хәзер бу эшне төбәкләрдә үткәрәбез, - диде Рөстәм Хәмитов.
Язның салкын килүе аркасында чәчү кампаниясе авыр булды, әмма бу уңышка тәэсир итмәде, дип искә төшерде төбәк башлыгы.
Рөстәм Хәмитов хуҗалык җитәк­челеге белән предприятиенең икътисадый күрсәткечләрен, шулай ук, җитештерүчәнлекне арттыру, заманча санлы технологияләрне файдалану мәсьәләләрен тикшерде. Соңгысы булмаса, Башкортстан авыл хуҗалыгының дөнья юнәлешләреннән артта калуы мөмкин, дип сызык өстенә алды республика Башлыгы.
Арытаба Башкортстан Башлыгы кукуруз, көнбагыш, бөртекле һәм башка культуралар чәчүлекләрен карады.
- Басуларда уңыш мул күренә. Аны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк, - дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Чара барышында Рөстәм Хәмитов авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм сатуга багышланган “түгәрәк өстәл” үткәрде, шулай ук чит илдә җитешт­е­релгән авыл хуҗалыгы техникасы күр­гәзмәсен карап йөреде. “Ростсельмаш” компанияләр төркеме вәкилләре төбәк җитәкчесен, шулай ук, Башкортстанда да файдаланылучы ашлык комбайннары, тракторлар һәм башка техника белән таныштырды. Күргәзмәдә, республикада билгеле модельләрдән тыш, яңа модельләр дә бар иде.
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, “Артемида” җәмгыятендә файдаланылучы техниканы карады. Токымлы мал үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалык директоры Евгений Пожидаев белдерүенчә, барлык техника да Русиядә җитеш­те­релгән. Аның төп аермасы – яңа техно­логияләрне куллануны күзаллаучы “җирне дөрес эшкәртү” системасы. Мәсәлән, телеметрия системасы яр­дәмендә басуларда алып барылган эшкә тулысынча идарә итеп була. Рөстәм Хәмитов токымчылык хуҗалыгының икътисадый күрсәткечләре, шулай ук җитештерүчәнлекне арттыру һәм авыл хуҗалыгы производствосында заманча санлы технологияләр файдалануы белән танышты.
Чарада катнашучылар шулай ук, кукурузны орлыкка үстерү, аның республикадагы туфрак-климат шартларында үз-үзен тотышы, көнбагыш гибридлары үзенчәлекләре һәм бөртекле культуралар орлыкларын сату мәсьәләләрен тикшерде.
Басуларны карап чыкканнан соң Рөстәм Хәмитов уңыш җыю эшләренә старт бирде.
Шул ук вакытта район игенчеләре бөртекле культуралар уңышын җыюга төште. Уҗым һәм иртә өлгерүче сабан культуралары уңышын җыю “Артемида”, “Крона”, “Бүләк”, “Кустыгол-2”, “Уңыш” авыл хуҗалыгы пред­при­ятиеләрендә, “Үзәк” МТСы филиалында һәм берничә фермер хуҗалыгында алып барыла.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: