Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
7 август 2018, 12:03

Җыелган уңыш – игенче хезмәтенең көзгесе

Һава торышының яхшы торуы бөртекле культураларның өлгереп җитүенә һәм башакларның тулылануына уңай йогынты ясый. Шул көннәрдә без “Крона” җәмгыятендә барган урак барышын күзәттек.

Без килгәндә машина-трактор паркыннан ерак түгел урнашкан басуларда игенчеләр арпаны тезмәләргә сала иде. Илтирәк авылыннан Сергей Борков һәм Дәүләкән районыннан командировкага килгән Сергей Чибаев югары җитештерүчәнле “Акрос” комбайннарында зур тырышлык салып эшли. Уңыш ташуда механизаторлар Урал Нәбиуллин, Фәрит Кәримов һәм ГАЗ-53 водителе Наил Суфиянов мәшгуль.
- Көннәр аяз торганда өлгереп калырга кирәк. Агымдагы елда уңыш мул күренә, алтын-сары төскә кергән тулы башаклар кояш нурына ялтырый, шуңа да мондый басуда эшләве дә күңелле, - диләр авыл хуҗалыгы эшчәннәре, бертавыштан.
Районның авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, бу көннәрдә “Артемида” токымчылык хуҗалыгы, “Бүләк”, “Уңыш”, “Кустыгол-2” җәмгыятьләре, “Үзәк” МТСы филиалы һәм башка хуҗалыкларда бөртекле культуралар уңышы җыю оешкан шартларда бара. 6 август мәгълүматлары буенча, бөртекле культуралар 4,1 гектар мәйданда (планның 10 процентында) җыеп алынган, 7410 тонна ашлык сугылган. Район буенча уңыш һәр гектардан 25,1 центнер тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Руслан Зиннәтуллин билгеләвенчә, агротехника таләпләренең үтәлүе һәм уңай һава шартлары югары нәтиҗә бирә. Шуңа да районда барлык техник куәтләр иртә бөртеклеләрне кыска вакытта һәм югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтелгән.
Марсель РӘШИТОВ.
Читайте нас: