Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
17 август 2018, 12:50

Малларның да паспорты булачак

Агымдагы елда илдә йорт һәм авыл хуҗалыгы малларын маркировкалау башланды.

Илебезнең барлык кате­гориядәге хуҗалыкларында асралучы хайваннарны маркировкалау, келәймә сугу мәҗбүри булачак.
Маркировкалау әлеге җан ияләренә чиплар беркетү, билге куюны аңлата. Һәр чипта малның идентификацион саны, аның турында тулы мәгъ­лүмат языла. Илдә тер­кәлгән маллар турындагы барлык белешмә шушы максат өчен махсус рәвештә оештырылучы Федераль дәүләт мәгълүмат системасына тоташтырыла. Маркировкалау исемлегенә кертелгән һәр хайван-терлеккә берке­телгән чип, бирка, муенчак, тамга яисә муенына кидерелгән боҗрада аның туган урыны, генетик кимчелекләре, авырулары, диагностик тикшере­нүләре, нинди дарулар бирелүе һәм башка бик күп мәгълүмат тупланачак. Белгечләр, сугымга озатылган мал итенең сыйфатын да шуннан белеп булачак, ди. Чиплы мал югалганда аны табу җиңелләшә. Мал сатып алучылар да мал турында тулы мәгълүмат алала. Төрле күргәзмәләрдә токымлы эт, песи сатып алганда да һәркем аның “паспорты” белән кызыксыначак. Европада бу тәртип күптән кертелгән һәм ул төгәл үтәлә.
Үткән атна азагында бу программаны уйлап табучылар безнең районда булып китте һәм ветеринария хезмәткәр­ләренә биркалау һәм чип кую турында аңлатты. Бу чиплар өчен чыгымнар, әлбәттә, мал хуҗалары иңенә төшә. Ләкин ул кыйммәт түгел. Мөгезле эре мал өчен аның якынча хакы – 40-45 сум, атлар өчен – 100-120 сум, дуңгыз һәм вак мал өчен – 12-13 сум. Мал югалу яки урлау ихтималлыгын исәпкә алганда, мондый тамганың булмавы кыйммәткә төшәргә мөмкин.
Яңалыкның уңай ягы да бар – хәзер мал хуҗасы бернинди проблемасыз “Россельхозбанк”тан кредит алырга мөмкин. Белгечләр белде­рүенчә, малларны биркалау мал хуҗаларына яңа салым кертүне күз уңында тотмый, шулай ук киләсе елдан эт һәм песиләргә дә электрон документ алу мәҗбүри булачак.
Әлеге вакытта район биләмәсендә авыл хуҗалыгы малларын исәпкә алу дәвам итә. Район ветеринария станциясе начальнигы Г.Г.Кунака­евның сүзләренә караганда, бу эш Прибельский, Карлыман, Иске Бәбеч, Камышлы авыл биләмәләрендә оешкан шартларда бара. Барлыгы 14 мең баш мөгезле эре, 12 мең баш вак мал һәм 650гә якын дуңгызга биркалар тагылды.
Марсель Ишморатов.
Читайте нас: