Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
22 август 2018, 11:39

Басуларда эшнең кызган мәле

Районыбыз игенчеләре бүгенге көндә тынгысыз хезмәттә, чөнки мөһим урак кампаниясе тулы куәтенә дәвам итәУрак дигәч, әле ул басуларда ашлык суктыру гына түгел. Чынбарлыкта исә ул - иң авыр, иң мәшәкатьле авыл хуҗалыгы кампаниясе. Игенне урып-суктыру, ашлыкны келәтләргә салу, арыш чәчү, туңга сөрү, алдагы ел өчен орлык хәзерләү дә.

Район авыл хуҗалыгы идарә­легенең 20 августка мәгълүматлары буенча, бөртекле культуралар 14 мең гектарда суктырылган – бу гомум мәй­даннарның 34 проценты дигән сүз. Уртача уңдырышлылык 25, 7 центнер. Иң югары күрсәткеч «Урожай» җәмгыятендә - гектарыннан 40,8 центнер. Шулай ук «Артемида», «Агропремиум», «Агростиль» авыл хуҗалыгы предприятиеләре, “Үзәк” МТСы һәм берничә фермер хуҗалыгы игенчеләре яхшы күрсәт­кечләр белән килә - биредә уңдырыш­лылык 30-37 центнер тәшкил итә. Шул ук вакытта уҗым культуралары чәчү дә дәвам итә. Беренчеләрдән булып уҗым бодаен 50 гектар мәйданга урнаштырган “Орлык” җәмгыятенең Бозаяз хуҗалыгы игенчеләре тәмамлады.
Узган ял көннәрендә без берничә хуҗалыкның иген басуларында булып, эш барышы белән якыннан танышып кайттык. Шулай, гомум 600 гектар мәйданнары булган “Садыйков” крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында эшләр көйле бара. Хуҗалык башлыгы Нәсим Садый­ковны да без Михайловка авылы янындагы солы басуында очраттык.
Нәсим Нурлыгаян улы билгеләвенчә, урып-җыю кампаниясендә хуҗалыкка “Үзәк” МТСы ярдәм күрсәтә. Ике комбайн биргән, аларның берсенә аның энесе Урал Садыйков идарә итә. МТСта практика үтүче Аграр университеты студентлары да биредә мәшгуль.
Уңыш та яхшы гына күренә. Уҗым арышы гектарыннан уртача 35 центнер тәшкил итсә, солы белән арпа – 26-27 центнер тирәсе. Уҗым бодае белән арпа җыелып беткәч, әзер булган пар җирләренә уҗым бодае һәм арыш чәчүгә тотыначаклар. Көннәр яхшы торганда эшне тизрәк тәмамларга кирәк, шуңа да барлык көчне салып эшләргә тырышабыз. Күрше хуҗалыклар белән бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез, ди хуҗалык җитәкчесе.
“Урожай” җәмгыятенең Кырмыскалы бүлекчәсендә урып-җыю эшләре аеруча кызу бара. Басу тулы комбайннар дисәң дә ялгыш булмас. Туңга сөрүне куәтле Джон Дир тракторында Николай Яковлев башкара. Эш көндез дә, төнлә дә тукталмый - хезмәттәше белән алмашып ике сменда эшлиләр. Урал авылы янындагы басуда эшчәннәр төшке ашка туктаган иде. Туклану да яхшы оештырылган, җылы ашны басуга алып килеп ашаталар.
“Урожай” җәмгыяте безнең районда икенче ел. Гомум 18 мең гектарны биләгән басуларда бодай, арпа, рапс, орлыкка кукуруз, көнбагыш һәм башкалар чәчелгән. Предприятиенең баш инженеры Радмир Миһранов белән агроном Владимир Никитинны без уҗым бодае уңышы җыелган басуда очраттык. 3127 гектар мәйданны биләгән бу культураның әлеге вакытта яртысыннан күбесе суктырыл­ган да инде. Уңыш һәр гектардан 44 центнер тәшкил итә. Белгечләр әйтүенчә, кайбер басуларда бу күрсәткеч 50 центнерга кадәр барып җитә.
Быелгы уңышны җыеп алудан тыш, киләчәген дә хәстәрлиләр. Шул көннәрдә җәмгыятьтә уҗым бодаен чәчүгә төшәчәкләр.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: