Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
22 август 2018, 11:59

Ясалма орлыкландыру:вакыт белән сыналган ысул

Соңгы елларда авылда яшәүчеләрнең төп килеме ярдәмчел хуҗалыгында җитештерелгән ит һәм сөткә бәйле. Аңлашылуынча, һәр кеше аз чыгымнар белән сыйфатлы күп продукция җитештерергә тели. Ясалма орлыкландыру юлы белән моны уңай хәл итәргә мөмкин.

Сыерларны ясалма орлыклан­ды­руның файдасы зур. Ул малларның продукция бирү сыйфатын яхшырта, сәламәт үрчем алырга ярдәм итә. Билгеле булуынча, хәзер көтүләрдә нәселле үгезләр юк, ә үгез бозаулар октябрь аенда гына үсеп җитә. Шуңа да сыерларның күбесе апрельдә, майда, я булмаса июнь аенда бозаулый, ягъни, аларның ана карынындагы үсеше яшел үлән, кояш җылысы булмаган кышкы айларга туры килә. Димәк, тиешле витаминнар һәм микроэлементларны алалмый, шуңа да бозаулар еш кына көчсез, чирле булып туа.
Ә ясалма орлыкландыру бу проблеманы хәл итә. Моның өчен орлыкны сыналган, югары продуктлы һәм токымлы нәсел үгезләреннән генә алалар. Шуңа да алардан туган бозаулар шактый көр булып туа, тизрәк үсә. Моңардан тыш, ясалма орлыкландырганда еш очрый торган бруцеллез (аның белән кешеләр дә авырый), лейкоз (ул вакытта сыерны суярга туры килә) һәм трихомоноз (дәвалавы авыр һәм ул сыерларны түллеккә китерә) кебек йогышлы авыруларга юл куелмый.
Бүгенге көндә районның ветеринария станциясендә симменталь, абердин-ангусская кебек – ит һәм кара-чуар, голштин токымлы сөт малла­рының орлыклары бар.
Бездә, нигездә, тәҗрибәле бел­гечләр эшли. Безгә мөрәҗәгать итеп, сез­нең тиешле консультация алу, хез­мәтләр белән файдалану мөмкин­леге бар.
Галия Гәрәева, район ветеринария станциясенең ветеринария табибы.
(Реклама хокукында).
Читайте нас: