Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
18 сентябрь 2018, 11:55

Үрнәккә лаек адым

Илебездә авыллар киләчәген аграр тармак үсеше белән бәйлиләр. Элекке эре колхозлар һәм хуҗалыклар булмаса да, бүген фермерчылык хәрәкәте үсеш ала, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Аеруча яшьләрнең бу тармакка тәвәккәл адымнары мактауга лаек. Яңа Кыешкы авылында да фермерчылык белән шөгыльләнүчеләр җитәрлек. Шуларның берсе - яшь егет Радик Йөзлекбаев әтисенең ярдәме белән үсемлекчелек юнәлешендә эшчәнлеген җәелдереп җибәргән.

Мәктәпне тәмамлау белән Радик колледжда белем ала. Соңыннан хәрби хезмәткә китә, армиядән кайту белән Уфа шәһәрендә хезмәт юлын башлый. Шул ук вакытта Уфа нефть-техник университетына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Тырышлыгы, максатка омтылучанлыгы аркасында үзенең фирмасын ачып җибәрә. Шулай да, туган туфрак, туган авыл үзенә тарта. Ки­ләчәктә биредә йорт салып төп­ләнергә уйлый икән егет. Җир эше белән шөгыльләнергә ниятләве дә шуннан инде. Ә фермерчылык белән ике ел тирәсе генә шөгыльләнүгә карамастан, хуҗалыкта байтак техника тупланган. Февральдә тагылма инвентарь­ләре белән МТЗ-82 маркалы Беларусь сатып алганнар. Моңардан тыш, тотынылган булса да, Т-150, ДТ-75, “Нива” урып-җыю комбайны һәм машина-тракторлары бар.
Йөзлекбаевларның карамагында 220 гектар җир исәпләнә, бәлки, шул гына мәйдан кемнәрдер өчен күп тә түгелдер. Аның каравы, ул бер ату белән берничә куянга тидергән. Ничек дисезме? Беренчедән, чүп үләне баса башлаган басуга чәчү әйләнеше керткән. Яшерен-батырын түгел, мондый җирләрне эшкәртүгә күп чыгымнар таләп ителә. Икенчедән, авылдашларын да эш белән тәэмин иткән. Мәхмүт Байгилдин, Рәмзил Йөзлекбаев, Айдар Насыйров һәм башкалар шуңа ачык мисал.
Бөртекле культуралар уңышын җыеп алганнар да инде. Уңдырышлылык уртача – 25 центнер тирәсе тәшкил иткән. Игеннең бер өлеше – арендага алынган складка салынган, 100 тонна элеваторга озатылган. Хәзер чиратта - шикәр чөгендере, аны фермерлар 35 гектарда чәчкән, һәм көнбагыш тора. Аларның уңышы җыеп алынгач, Чишмә районына озатылачак. Шулай ук печәнне дә күпләп әзерлә­гәннәр хуҗалыкта. Фермерның әтисе Рәфил Рәшит улы билгеләвенчә, аны халыкка саталар һәм үзләренең хезмәт­кәрләренә тараталар.
Әйткәндәй, авыл биләмәсе хаки­миятендә дә Йөзлекбаевлар турында мактау сүзләре генә ишетергә туры килде. Уңганлыкларыннан тыш, ярдәмчел булуларын да билгеләп үттеләр. Авыл биләмәсендәге чараларны үткәрүдә финанс ярдәм күрсәтәләр.
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип өлкәннәр белми әйтмә­гәндер. Рәфил Рәшит улы һәм Вәсилә Минһаҗ кызы Йөзлекбаевлар да балаларында тырышлык, эшсөярлек, максатка омтылучанлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли алган.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: