Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
28 сентябрь 2018, 12:02

Монда җитен дә үстерелә

Безнең район - иген һәм мал азыгы культуралары чәчү, терлекчелекне үстерү өчен уңайлы төбәк. Шуңа да, бездә игеннең иң сыйфатлысы үстерелә, бодайның каты сортларына да сорау зур. Шул ук вакытта җитен, нут, борчак, рапс кебек культураларны да чәчеп, яхшы уңыш алалар.

Районның авыл хуҗалыгы пред­приятиеләрендә урып-җыю эшләре дәвам итә. Без килгәндә “Крона” җәмгыяте игенчеләре Таусеңер авылы янындагы 286 гектарлы басуда отышлы техник культура - җитен игү белән мәшгуль иде. Дәүләкән районыннан командировкага килгән Сергей Чебаев югары җитештерүчәнле комбайнда зур тырышлык салып эшли. Уңыш ташуда урындагы авыл хуҗалыгы пред­приятиесеннән ГАЗ-53 машинасы водителе Наил Суфиянов мәшгуль.
Механизаторларның сүзләренә караганда, көненә якынча 116 центнер җитен чабыла. Һәр гектардан уңыш якынча 10 центнер тирәсе. Әйткәндәй, Наил Әбдел­нәгыйм улы тумышы белән Иске Акташ авылыннан. Хезмәт эшчәнлеген 1981 елда башлап җибәргән. Тормыш иптәше белән өч бала үстергәннәр. Улы да әтисе юлыннан киткән – хуҗалыкта шофер булып эшли.
- Агымдагы елда җитен тәү тапкыр чәчелде. Бу безнең як өчен яңа культура тәүдә җентекләп өйрәнелде. Гомумән, әлеге яңа юнәлеш безнең эшчәнлеккә, хуҗалык үсешенә яңа этәргеч бирер дигән өметтә калабыз, - диләр хуҗалыкта.
Игенчеләрнең хезмәте тырышлыкларыннан тыш, табигать шартларына да турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә аларга аяз көннәр телисе килә. Ә җир уллары үзләренең эшен намус белән башкарып чыгар.
Венера Гафарова.
Фирүзә Рәхмәтуллина фотосы.
Читайте нас: