Кустыгол авылы янындагы шикәр чөгендере басуларында кызу эш кайный - комбайннар татлы тамыр казу белән мәшгуль. Шикәр чөгендере өемнәре күз алдында артканнан-арта бара. “БашАгроПродСервис” җәмгыяте җитәкчесе Зөлфәр Яхин безнең янга ашыкты.
- Безнең компания байтак еллар инде “Кустыгол-2” җәмгыяте өчен шикәр чөгендере уңышы җыюда ярдәм күрсәтә. Биредә биш берәмлек техника: чөгендер уңышы җыючы дүрт “HOLMER”комбайны һәм “Franz Kleine” чөгендер төягече эшли. Безнең компаниягә 10 ел. Эшчәнлек Кырмыскалы районы һәм республикада гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендә дә җәелдерелгән, - ди Зөлфәр Әхмәт улы.
Куәтле һәм җитештерүчәнле
Куәтле һәм җитештерүчәнле “HOLMER” комбайнының эшләвен күзәтү үзе бер могҗиза. Менә ул кузгалып китәргә дә өлгерми, зур тизлек белән туфрактан тамыразыкларны казып чыгара да башлый. Шул ук вакытта аның сабаклары киселә һәм читкә өелә бара. Кыска гына вакыт эчендә бункер шикәр чөгендере белән тулылына да. Машина транспортерын төшереп, тамыразыкларны бушатып та китә.
Механизатор Раил Мөхәммәдов (рәсемдә) “БашАгроПродСервис” җәмгыятендә чөгендер казучы комбайнда өченче ел эшли. Тумышы белән ул Ырынбур өлкәсеннән.
- Иртәнге сәгать сигездән кичке сигезгә кадәр сменалап эшлибез. Сменага уртача ун гектар мәйданда уңыш җыела. “HOLMER” куәтле машина, аның белән коры көнне 17-18 гектарда татлы тамыр казырга да мөмкин. Әлегә көннәр кояшлы тора, ләкин яңгырлар башланса, авырга төшә, ул тыгыла һәм ешрак туктап, чистартырга кирәк булачак, - ди Раил Мөхәммәдов.
– Агымдагы елда хуҗалыкта шикәр чөгендере 100 гектар мәйданда чәчелде. Бу культура уңышын җыю бер атна дәвам итә. Уртача уңыш – гектарыннан 250-300 центнер. Агымдагы елның коры булуын исәпкә алганда, бу күрсәткеч начар түгел. Шикәр чөгендере Мәләвез шикәр заводына ташыячакбыз, – диде “Кустыгол-2” җәмгыяте җитәкчесе Рәвис Хаҗиев.
Безнең сәфәребез уңышлы булды дип әйтергә мөмкин. Көне дә аяз. Авыл эшчәннәренә уңышны җыеп алыр өчен алдагы көннәрдә дә һава торышы яхшы торыр, дип ышанасы килә.