Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
16 октябрь 2018, 14:17

Күпбалалы гаилә - тату гаилә

Бүген гаиләдә өч сабый икән, күп санала. Ә Константиновка авылында яшәүче Андрей һәм Татьяна Асабиннарда алар бишәү. Бүгенге язмабыз аларның көндәлек тормышы турында.

Өч көнгә сузылган туй

Татьяна Иске Бәбеч авыл Советының Липовка авылында күпбалалы гаиләдә туган. Мәктәпне тәмамлау белән Константиновка авылындагы ашлык келә­тенә эшкә урнаша. Анда ул күпба­лалы гаиләдә туып-үскән һәм тракторчы булып эшләп йөрегән Андрей белән танышып китә. Егет кыздан тугыз яшькә өл­кәнрәк булуы да мәхәббәт өчен киртә бу­ла алмый. 1997 елның гыйнварында яшьләр өйләнешәләр.

- Йола буенча, туй өч көнгә сузылды. Тәү­ге көндә килен төшердек, авыл Сове­тында никахыбызны теркәдек. Икенче көнне минем якта, өченче көнне Татьяна ягында бәйрәм иттек, - ди Андрей.

– Мине өйдән килеп алып киттеләр. Туй көнендә төне буе елап чыктым – мине карап үстергән нәнәемнең ялгызын таш­лап китәргә теләмәдем, - ди Татьяна.

Төрле холыклы балалар

“Нишләп биш бала табарга булдыгыз?” - дигән сорауга Татьяна:

– Мин һәрвакыт биш бала турында хыялландым. Ирем дә каршы килмәде. 1997 елда кызыбыз Анна туды. Бүгенге көн­дә ул Башкорт дәүләт универ­сите­ты­ның икътисад факультетында укып йөри. Һәр атна саен кайтып, безгә ярдәмләшеп китә. 2001 елда улыбыз Федор дөньяга килде. Әле ул 17 яшьлек егет инде, Архитектура-төзелеш колледжында төзелеш эшләре мастеры белгечлеге буенча белем ала. 2003 елда туган кызыбыз Дарья 9нчы сыйныфта укый. 2011 елгы Алексей - 2нче сыйныф укучысы. Ул мотоцикл һәм питбайк кебек техниканы үз итә. Үзенең велосипедын да сүтеп-җыя белә. Бишенче сабыебыз 2016 елда дөньяга туды. Бәләкәй Ваня бүгенге көндә минем белән өйдә тора. Бертуган булсалар да, алар бер-берсенә охшамаган, холыклары да төрлечә. Ләкин һәрберсе изге күңелле һәм тәртипле, - дип җавап бирде.

“Асабиннар – үрнәкле гаилә” диләр авылдашлары да.

– Бер-ике бала белән генә авыр ул, биш бала каравы җиңелрәк. Өлкәннәре кече туганнарын караша. Бәләкәй Ваняны апа һәм абыйларына көнозынга калдырып китә алабыз, - ди әтиләре Андрей.

Күңелле яшибез!

Әни буларак, Татьяна Алексеевна, йортта җылы һәм чиста булсын өчен барлык тырышлыгын сала. Алар сугым өчен тана, сарык һәм тавыклар асрый.

- Без еш кына иттән төрле ризыклар пешерәбез. Камыр ашларын да балалар яратып ашый. Зур өстәл артына күмәк­ләшеп утырабыз. Каенанам белән каенатам да безнең белән яши, - ди Татьяна.

Андрей Федорович механизатор булып эшли. Байтак еллар элек эшендә күзен имгәткән. Берничә операция үткәргән, инвалидлык биргәннәр. Ләкин ул аңа эшләргә комачауламый. Андрей әйтүенчә, балалар белән табигать кочагына чыгу – иң яхшы ял. Җәй көне, мәсәлән, Агыйдел елгасына еш кына су керергә йөриләр.

Йорт ихатасында бик күп чәчкәләр үстерәләр. Зур өстәл һәм аның янында озын эскәмия урнашкан. Асабиннарның йортыннан кеше өзелми, алар кунакларны кабул итәргә, сыйларга ярата.

– Балаларыбыз мәктәпне тәмамлап, уңышлы кеше булсыннар, үзләренең күңелләренә хуш килгән һөнәр сайласыннар, гаилә корсыннар дип хыялланабыз. Йорт салырга җир биләмәсе дә алып куйдык. Тормышыбыздан зарланмыйбыз, күңелле яшибез, - диләр бертавыштан Асабиннар.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: