Агымдагы елда шикәр чөгендере уңышын җыюда хуҗалыкка җитештерүчәнле чит ил комбайны белән шәхси эшкуар Александр Гарчу ярдәм итә. Механизатор аңлатуынча, яңгырлар икенче уракны берничә көнгә тоткарлаган. Һава торышы җайлану белән басуга чыкканнар, ләкин тәгәрмәч тишелгән, әле ул аны төзәтә.
- Гомумән, һәр иртә без чөгендер уңышы җыючы комбайннарны чистартабыз, узелларын майлыйбыз. Соңыннан гына басуга чыгып, тамыразык казуга тотынабыз. Ташырга транспорт булса, тамыразыкларны шунда ук төяп тә җибәрәбез. Әгәр машина юк икән, аны өемнәргә бушатабыз. Төшке ашны безгә фермер үзе китерә. Туклыклы һәм тәмле ашаталар. Тәүлек әйләнәсе, ике сменада эшлибез. Тәүге оператор иртәнге сигездән кичке сигезгә, икенчесе кичке сигездән иртәнге сигезгә кадәр эшли, - ди Александр Гарчу.
Агымдагы елда Рәиф Халитов 50 гектар мәйданда шикәр чөгендере чәчкән. Тәүге биш көндә казылган уңыш гектарыннан 350 центнердан артык тәшкил итә. Фермер әйтүенчә, һава торышы сынатмаса һәм комбайн ватылмаса, үстерелгәнне биш тәүлек эчендә алып бетәчәкләр. Уңыш Раевка һәм Мәләвез шикәр заводларына тапшырыла.
- Хуҗалыкта шикәр чөгендерен ун ел үстерәбез. Бу культураны үзебезнең көчебез һәм техника белән чәчәбез һәм тәрбиялибез. Т-70 тракторында рәт араларын эшкәртәбез, “Беларус” ярдәмендә химик утау үткәрәбез. Ә уңыш казучы комбайнны читтән яллыйбыз. Шикәр чөгендере – табышлы культура, киләсе елда да аны чәчәргә ниятлибез, – ди Рәиф Рәҗәп улы.
Җитәкченең сүзләренә караганда, хуҗалыктагы 450 гектар мәйданның 350 гектарын бөртекле культуралар, 40 гектарын карабодай били. Аны сату өчен түгел, ә туфракның структурасын яхшырту өчен үстерәләр – аңардан соң ул йомшара, чүп үләннәре дә азрак үсә. Әңгәмәдәшчем белдерүенчә, быелгы ел хуҗалык өчен уңышлы булды. Бөртекле культурулар да уңды, шуда да аны отышлы хак белән сатканнар. Шикәр чөгендере дә матур гына уңыш белән куандырыр, дип өметләнәләр.