Санлы технологияләр ярдәмендә
Ферма зур һәм төзек. Абзарлардагы көр сыерлар һәм бозауларга, заманча савым цехына, тәртип белән өелгән печән рулоннарына, салынган сенаж һәм яңа корпус төзелешенә карап күзләр куана.
Биредә 1700 баш голштин токымлы мал асрала, шуларның 852се – савым сыеры. Стәрлетамак сөт комбинатына фермадан тәүлегенә 20 тоннага якын сөт озатыла.
– Әлеге вакытта һәр сыердан уртача савым 22 литр тирәсе тәшкил итә, ләкин без аны ким дигәндә 27 литрга җиткерергә ниятлибез, – ди ферма мөдире Павел Пожидаев.
Малларның саны даими артып тора. Озакламый Венгриядән тагы 140 баш тана кайтачак. Бозауларның бер өлеше Бүләкәй, Орловка, Иске Кыешкы фермаларында урнашкан. Ляхово авылында тагы бер корпус төзелә. Ул сафка кертелгәч, маллар бер фермадан икенчесенә күчеп йөремәячәк. Ул чыгымнарны киметергә, иң мөһиме, малларны транспортта ташыганда имгәнүдән сакларга булышлык итәчәк.
“Артемида” токымчылык хуҗалыгы фермаларында 60тан артык кеше эшли. Мегаферманың үзендә өч сыер савучы, бозау караучылар, ветеринария табиблары, осеменаторлар һәм техперсонал эшли. Соңгы ярты елда эш көне компьютер кабинетында башланып китә. Анда чиплар беркетелгән муенчалардан сыерларның күпме ашавы, күпме сөт бирүе турында барлык мәгълүмат килә. Болар буенча махсус программа график төзи һәм ферма белгечләре малларның торышын күзәтә ала.
– Һәр иртә ничә сыер бозаулавын, күпмесе авырып торуын, ничәсе теләккә килүен программадан күреп белергә мөмкин. Әйтик, сыерның аз хәрәкәт итә башлавы, азрак ашавы графикта күренә, димәк, аны ветеринария табибы мотлак карарга һәм тикшерергә тиеш, - дип сүзен дәвам итә Павел Викторович.
Сыерлар өчен заманча программалы муенчакларны узган елның декабрендә сатып алган идек, ләкин сәламәтлек торышын тикшерү һәм көтү яңарту системасы тиз генә эшли башламады. Тәүдә һәр сыер турында мәгълүмат туплау өчен вакыт таләп ителде. Хуҗалыкта әйтүләренчә, бу системадан башка таләп ителгән савым алу мөмкин түгел. Аның ярдәмендә сөт исәбен һәм продукциянең сыйфатын тикшерүче электрон җайланма барлыкка килде. Бүген “Артемида” токымчылык хуҗалыгы районда иң сыйфатлы сөт сата.
– Югары продуктлы сыерларның теләккә килү вакыты “тыныч” үтә. Ә программа аны “аңлый”, “хәбәр итә” һәм орлыкландыру вакытын белеп була. Шул сәбәпле, бездә бозаулардан югары артым алабыз, токымлы таналарны да күбрәк сатарга мөмкин. Ә ул – зур акча, - дип аңлата токымчылык хуҗалыкның җитештерү буенча директоры Евгений Пожидаев.
Ляхово мегафермасында барлык корылмалар автомат режимында эшли. Мал саны күп булган урында башкача мөмкин дә түгел. Иң мөһиме - заманча технологияләр файдалану үз нәтиҗәсен бирә.