Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
15 март 2019, 11:20

Киләчәктә үсешергә ниятлибез

“Кырмыскалы – Агро” җәмгыяте 2016 елда төзелә. Ул вакытта хуҗалык башлыгы Илгиз Йосыпов Ефремкино авылы янында 4100 гектар мәйдан җир алып, үсемлекчелек белән шөгыльләнә башлый.

“Кырмыскалы – Агро” җәмгыяте 2016 елда төзелә. Ул вакытта хуҗалык башлыгы Илгиз Йосыпов Ефремкино авылы янында 4100 гектар мәйдан җир алып, үсемлекчелек белән шөгыльләнә башлый.

– Илгиз Гали улы, эшегезне нәрсәдән башлап җибәрдегез?

– Хуҗалыкны башлап җибәргәндә бернәрсә, хәтта тутык кадагыбыз да юк иде. Басулар ташландык хәлдә... Шул вакыт эчендә хуҗалыкны үстерүгә 40 миллион сум акча салдык. Өч комбайн, биш трактор, “КамАЗ”лар, тагылма агрегатлар – иген, техник культуралар чәчкеч, корткычларга каршы сиптергеч, сабан, культиватор сатып алдык. Ел саен басуларны ашлау өчен химикатлар кайтарабыз, өч ел эчендә генә 8,5 миллион сумлык гербицид алдык.

– Шул 3 ел эчендә тагы нин­ди үзгәрешләр булды?

– 2016 елда 1000 гектар мәй­данда бөртекле культуралар чәчкән идек. Ләкин ел коры килде – нибары ике тапкыр гына яңгыр яуды. Шунлыктан уңыш аз булды. 2017 елга ныклы әзерләндек, әмма җәй буе яңгыр яуды. Мул гына уңыш җыеп алдык, ләкин ул елны игенгә хаклар төште. Узган елда 500 гектар мәйданда - уҗым культуралары, 2000 гектарда – сабан культуралары, 400 гектарда көнбагыш чәчтек. Уңыш югары булды – һәр гектардан 25әр центнер ашлык җыеп алдык. Көнбагышны Чишмә май заводына, ә игенне даими сатып алучыларга тапшырдык.

– Авыл хуҗалыгы пред­приятиесендә ничә кеше эшли?

– Әлбәттә, үзебезнең көч белән генә хуҗалыкны күтәрә алмас идек. Безнең коллектив 24 кешедән тора. Аеруча механизаторлар Семен Иванов, Владимир Федоров, Геннадий Лямин, Вячеслав Максимов, ЗАВ-20 операторы Николай Трофимовның тырышлыклары мактауга лаек. Аларның һәр­берсе эшенә җаваплы карый.

– Илгиз Гали улы, үзегез белән таныштырып үтсәгез иде.

– Тумышым белән мин Благовар районыннан. Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамладым. Туган ягымда “Райсельхозтехника”да технолог, колхоз рәисе, Кушнаренко авыл хуҗалыгы начальнигы булып эшләдем. 2007 елда гаиләм белән Кырмыскалы районына күченеп килдек. Тугыз ел “Шәйморатов” җәмгыятендә эшләдем. Шул вакыт эчендә районны яратырга өлгердем.

– Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?

– Тәү чиратта, һәрвакыт ярдәм кулы сузган район җитәкчелегенә һәм авыл хуҗа­лыгы идарәлеге белгеч­ләренә рәхмәт белдерәсем килә. Күптән түгел фермер хуҗалыгы да ачып, үзебезне бу өлкәдә сынап карарга булдык. Предприятие бухгалтеры булып эшләгән тормыш иптәшем Эльза зур ярдәм күрсәтә. Якын килә­чәктә терлекчелек белән шөгыльләнергә ниятлибез. Игенгә хаклар кыйммәт түгел, шунлыктан мал үрчетү отыш­лырак. Киләчәктә тагы да үсешергә исәп тотабыз.

Әлфия Әхмәдуллина әңгәмәләште.
Читайте нас: