Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
19 март 2019, 11:30

Төп бурыч – малларга тамга салу

Уфа шәһәрендә 12 марттан 15 мартка кадәр “Агросәнәгать форумы – 2019” үткәрелде. Чара БР Хөкүмәте, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкортстан күргәзмә компаниясе тарафыннан оештырылды.

Уфа шәһәрендә 12 марттан 15 мартка кадәр “Агросәнәгать форумы – 2019” үткәрелде. Чара БР Хөкүмәте, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкортстан күргәзмә компаниясе тарафыннан оештырылды.
Бу форум чикләрендә, Русия Федерациясенең 20 субъектыннан: Пермь, Краснодар, Приморье крайлары, Иваново, Чиләбе өлкәләре, Калуга, Чувашия, Самара, Астрахань, Удмуртия, Омск, Томск, Ямало-Ненец автоном округы вәкилләре - барлыгы 43 кешедән торган делегация безнең районда да булып китте. Форумда катнашучылар район ветеринария хезмә­тенең эшчәнлеге һәм эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Шулай ук бердәм мәгълүмат мохите төзү максатында техник һәм программа чараларын берләштерү мәсьәләсе тикшерелде.
Башкортстан Республикасы 2019 ел азагында тәмамланачак малларга тамга салу буенча пилот проектына кергән ун төбәк исәбендә. Тамга салу процедурасының асылы – һәр малга бирка яки чип тагу юлы белән шәхси номер бирү. Ул процедура эпизоотик иминлекне тәэмин итәчәк, ягъни райондагы йорт малларын төрле инфекция һәм авырулардан саклаячак. Шул ук вакытта югалган малларны табу проб­лемасы да хәл ителәчәк.
Моны үз күзләре белән күрү өчен делегация Кырмыскалы авылындагы Фәрит Вәлиевның шәхси хуҗалыгына барды. Хуҗалыктагы барлык тереклекне – мөгезле эре мал, ат, хәтта эт белән песине дә ветеринарлар теркәү реестрына керткәннәр, чип такканнар һәм идентификация номеры куйганнар.
Соңыннан делегация БР Ветеринария станциясендә алып барылган эш белән якыннан танышты. Киңәшмәдә ветеринария идарәлеге начальнигы А.С.Җиһаншин ветеринария хезмәте нигезендә булган идентификация турында сөйләде һәм бу уңайдан тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ә ветеринария станциясе начальнигы Г.Г.Кунакаев кыскача район ветеринария хезмәтенең эшчәнлеге турында бәян итте. Кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: