Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
17 Май 2019, 11:50

Чәчү тәмамлану алдында

“Үзәк” МТСының Кырмыскалы бүлекчәсе басуларында чәчүгә 13 апрельдә үк төштеләр. Ә бүгенге көндә бөртекле культуралар һәм көнбагышның соңгы гектарлары чәчелә. Без Морза авылына барып, хуҗалык белгечләре белән әңгәмә кордык.

“Үзәк” МТСының Кырмыскалы бүлекчәсе басуларында чәчүгә 13 апрельдә үк төштеләр. Ә бүгенге көндә бөртекле культуралар һәм көнбагышның соңгы гектарлары чәчелә. Без Морза авылына барып, хуҗалык белгечләре белән әңгәмә кордык.
- Районда без 5630 гектар мәйданны эшкәртәбез. 3500 гектар мәйданны – бөртекле культуралар, 600 гектарны – шикәр чөгендере, 670 гектарны көнбагыш били. Бүгенге көндә шикәр чөгендере чәчүне төгәлләп, химик утауга төштек, – ди әйдәүче агроном Фәнил Галиев.
“Үзәк” МТСының Кырмыскалы бүлекчәсе җирләре Яңа Кыешкы, Карлыман, Камышлы, Иске Бәбеч һәм Сахай авыл Советлары биләмәләрендә урнашкан. Морза авылы янындагы басуда чәчү 1200 гектар мәйданда алып барыла.
– Эш ике сменада, тәүлек әйләнәсе алып барыла. Басу эшчәннәре өчен бушлай дүрт тапкыр ашату оештырылган. Техника ватыла икән, шунда ук сервис хезмәте килеп, җитешсезлекләрне төзәтеп китә, – ди Кырмыскалы бүлекчәсе управляющие Әнүр Абнасыйров.
Морза авылындагы “Джон Дир” чәчү комплексына механизатор Вячеслав Лежнев идарә итә. КамАЗ машинасында водитель Әнәс Шәймөхәммәтов комплекска орлык һәм ашлама ташып тора. Чәчүлекләрне тыгызлату белән Шамил Хәмитов мәшгуль.
Вячеслав Лежнев бу хуҗалыкта “Үзәк” МТСының Кырмыскалы бүлекчәсе оешкан көннән башлап эшли. Сезонда ул 2000 гектар мәйданны эшкәрткән. Вячеслав Михайлович Камышлы авыл Сове­тының Александровка авылында туган. Мәктәпне тәмамлау белән армия хез­мәтендә булып кайткан. Соңыннан Куйбышев исемендәге колхозга механизатор булып эшкә урнашкан.
– Агымдагы елда яз иртә килде, шуңа да без дым бар чакта чәчеп калырга тырыштык. Бу чәчү комплексында мин 11 ел эшлим инде. Техника ышанычлы, заманча. Эссе көннәрдә кондиционер коткара, – ди Вячеслав Лежнев.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Автор фотосы.
Читайте нас: