Авыл тормышын җир эшеннән башка күз алдына да китерерлек түгел, шуңа да безнең өчен яз – иң җаваплы чор. Язгы көн елны туйдыра, ди бит халык. Аграрийлар да бу чорны мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланып калу өчен барлык көчен сала. Әлеге вакытта чәчү эшләре ахырына якынлашкан, ә көнбагыш чәчү күптән тамамланган да инде. Язгы басу эшләре белән безне авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илдар Латыйпов таныштырды.
Дым аз булгач, быел хуҗалыклар чәчүне иртә башлады. Гомум алганда, 48057 гектар мәйданда сабан ашлыгы чәчәргә планлаштырдык, шуларның 26301 гектарын бөртекле культуралар билиячәк. Шикәр чөгендеренә килгәндә, әлегә план 80 процентка якын үтәлгән. Чәчүне 25 майга кадәр тәмамларга ниятлибез, - ди Илдар Рәүф улы.
Заман башка – заң башка, дигәндәй, аграрийлар заман таләпләре белән янәшә атлый һәм культураларны төрләндерү юнәлешен сайлап, югары табыш бирә торганнарына өстенлек бирә. Былтыр, мәсәлән, рапс, җитен, гәрчич кебек югары маржиналь культуралар 400 гектарда гына чәчелсә, быел алар тәрбияләнәчәк мәйдан 2700 гектар тәшкил итә. Көнбагыш мәй-даны да арттырылган, быел бу культура 7 мең гектарда чәчелгән. Аның каравы, шикәр чөгендере мәйданнары кими – быел ул 908 гектарда гына үстереләчәк.
Җиребезнең уңдырышлы булуы белән горурлана алабыз. Белгечләр әйтүенчә, Сахай авылы тирәсендәге җир республикада иң яхшысы. Ходай безгә басучылыкны үстерергә үзе кушкан. Былтыр 115 мең тонна иген җыеп алынды – бу соңгы 10 елны чагыштырганда, иң яхшы күрсәткеч. Аллага шөкер, ашлыкка хаклар да чагыштырмача югары булды. Югыйсә, 2017 елда аграрийлар мул уңыш алып, келәтләрне иген белән тутырды-тутыруын, әмма хаклар арзан булу сәбәпле, икътисадый яктан ота алмады. Быел базар шартлары авыл эшчәннәре файдасына булыр, дигән ышанычтабыз, - дип дәвам итә сүзен Илдар Рәүф улы. – Әйткәндәй, киләчәктә аграрийлар өчен мөмкинлекләр артыр, дип уйлыйм, чөнки Кырмыскалы авылында эре тегермән комплексын төзү планлаштырыла. Проект “Агростартап” программасы чикләрендә тормышка ашырылачак. Бу максаттан республика һәм федераль бюджеттан 70 миллион сум тирәсе акча бүленү каралган. Комплекста яхшы он тарттырып чыгару өчен безгә аны сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә кирәк булачак. Яхшы он чыгарыр өчен бодайның да яхшы сорты кирәк, әлеге вакытта Сахайда нәкъ шундый үстерелә. Киләчәктә башка хуҗалыклар да шундыйга күчәчәк
Яхшы тәрбияләсәң, мул уңыш алырсың
Авыл хуҗалыгы идарәлеге җитәкчесеннән уҗым культураларының торышы белән дә кызыксындык. Аның сүзләренчә, былтыр көздән 15840 гектарда уҗым культуралары чәчелгән булган, шуның 6237 гектарын яңадан чәчү таләп ителә. Бодай уңышы ныграк бирешкән - һәлак булган культураларның 197 гектары гына арыш тәшкил итә, калганы бодай.
- Һәр елдагыча, мул уңышка өметләр баглыйбыз. Һәр гектар җирне тиешенчә карап, тәрбияләгәндә, уңыш та мул булыр. Мин үзем чәчүлек мәйданын арттыру түгел, ә аз мәйданда җирне тәрбияләп, ашламалар кертеп, җиренә җиткереп карау яклымын. Югыйсә, мөмкинлекләрен бәһаламыйча, чәчү мәйданнарын арттырып, басуларны тиешенчә карамаучы хуҗалыклар да юк түгел. Җирнең кадерен белергә кирәк. Кара туфракны хөрмәт итсәң, ул да ихласлыгын кызганмый. Иң мөһиме, яңгырлар вакытында явып торсын, - дип сүзен тәмамлады Илдар Латыйпов.
Артабан без “Уңыш” җәмгыятенә юлланып, аларның эше белән таныштыҡ. Монда куәтле чит ил техникасы колач җәеп басуны иңли иде. Эшләр белән Кырмыскалы бүлеге бригадиры Азамат Байгускаров таныштырды.
- Әле хуҗалык басуларында 4 чәчү комплексы эшли. Эшләр тәүлек әйләнәсенә алып барыла. Арпа һәм бодай чәчү якынча 90 процентка башкарылган, 2-3 көннән эшләрне тәмамларга ниятлибез. Рапс һәм көнбагыш чәчү тәмамланды, әлеге вакытта химик утау башкарыла, - ди ул.
Куәтле техникага Владимир Артамонов идарә итә. Практика үтеп йөрүче Авыргазы күппрофильле колледжы студенты Егор Васильев исә аның белән бергә мөһим эшнең нечкәлекләренә өйрәнә. Ә водитель Айрат Фәйзуллин Камаз машинасында орлык һәм ашлама ташый.
- Көннәр аяз булганда, һәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланып калырга кирәк. Хуҗалыкның мәйданнары зур, шуңа да вакытында өлгерү мөһим. Быел чәчүне иртә башладык. Басуга никадәр иртә төшсәң, шулкадәр отышлы, дип уйлыйм. Соңыннан көннәрнең торышы ничек булачагын Аллаһы Тәгалә генә белә, әллә яңгыр ява, әллә юк. Булган дымны файдаланып калу яхшы, - ди егетләр.
Кыскасы, хуҗалыкның эшләре көйле бара. Игенчеләрнең дәрт-дәрманы җитәрлек. Шулай булгач, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә сөендерер әле.