Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
11 июнь 2019, 11:22

Җиң сызганып эшләргә генә...

“Эшкуарлар сәгате” чикләрендә район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров Балта авылы янындагы фермага барды. Азат Камалиев һәм Морат Мусин биредә токымлы сарыклар һәм страуслар үрчетергә ниятлиләр.

“Эшкуарлар сәгате” чикләрендә район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров Балта авылы янындагы фермага барды. Азат Камалиев һәм Морат Мусин биредә токымлы сарыклар һәм страуслар үрчетергә ниятлиләр.
Альфир Фәрхәт улы фермада ремонт эшләренең барышын карап йөреде һәм фермерлар белән аралашты. Якында урнашкан биләмә сарыкларны көтү өчен уңайлы булыр иде, дип белдерде алар. Район башлыгы, шулай ук комиссия әгъзалары моны тормышка ашыру мөмкинлек­ләрен тикшерде.
Фермерлар белемнәре буенча – икътисадчылар. Берсе тумышы белән – Хәйбулла, икенчесе Баймак районыннан. Шуңа да аларга авыл тормышы яхшы таныш.
– 2007 елда ук без авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә башларга идек, ләкин эшләү өчен уңайлы урын таба алмадык. Кырмыскалы районында ферма сатылуы турында ишетү белән, хыялыбызны тормышка ашырырга карар иттек. Ул безгә һәр яклап та туры килә. Беренчедән, ул санитар нормага җавап бирә - авылдан читтәрәк урнашкан. Икен­чедән, шәһәрдән ерак түгел, без үзебез гаиләләребез белән шунда яшибез, - ди Морат Мусин.
Эшкуарлар ферманы яңа­рак сатып алуга карамастан, анда 40 баш романов токымлы сарыклар алып кайтырга өлгергәннәр дә инде. Якын вакытта тагы 30 инә сарык кайтачак.
– Сарык көтү өчен җир кирәк булгач, без район хакимияте башлыгы Альфир Фәрхәт улына мөрәҗәгать иттек. Ул ниятебезне игътибар белән тыңлады һәм бизнес-план белән “Инвестсәгать”кә килергә кушты. Анда эшне ничек яхшырак алып бару юлларын тәкъдим иттеләр. Безне аңлаганы һәм ярдәм күрсәт­кәне өчен район җитәкчеле­генә рәхмәтлебез, – ди Азат Камалиев.
Романов сарыкларыннан башка киләчәктә фермага тиз авырлык җыючы дорпер токымлыларын да кайтарырга һәм токымчылык хуҗалыгын үстерергә, ә көз көне страуслар сатып алырга планлаштыралар. Экзотик хайваннар өчен аерым бина төзеләчәк.
- Аның түшәме 3,5 метр биеклектә булырга тиеш, чөнки страуслар 2,7 метрга кадәр үсә, – дип аңлатты М.Мусин.
Страус йомыркасы кыйм­мәт һәм ул халык арасында сорау белән файдалана. Мо­ңардан тыш, страуслар үрчетү – агротуризм кебек юнәлешне үстерергә дә мөмкинлек бирәчәк.
Фермерларның уй-хыяллары бихисап. “Агростартап” программасында һәм табыш китерүче проектта катнашу максатында эшкуарлар кооператив булдырганнар. Ләкин әлегә ферманы тәр­типкә китерергә - абзарның түбәсен алмаштырырга, эчке яклап сыларга, яңадан коймалап алырга кирәк.
- Без арытабан да үсешергә телибез, ә кырмыскалылар безгә ярдәм итә, шуңа күрә җиң сызганып шатланып эшләргә генә кирәк, – ди булдыклы эшкуарлар.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Автор фотолары.
Читайте нас: