Районда мал азыгы хәзерләү буенча күчмә семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы И.Р.Латыйпов, «Башмелиоводхоз» оешмасы директоры М.А.Жигулев, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Башкорт дәүләт аграр университетының үсемлекчелек һәм җир эшкәртү кафедрасы профессоры Игорь Кузнецов авыл хуҗалыгы эшчәннәренең төп хаталарын билгеләп китте.
- Клевер (тукранбаш) һәм козлятник чәчүдән баш тарту – иң зур хаталарның берсе. Козлятник гомум печәнлекләрнең 10-15 процентында булырга тиеш. Чөнки ул иртә өлгерә, соңыннан люцерна белән клеверга күчәргә була. Чәчү әйләнешен дә сакларга кирәк. Кайбер фермерлар моңа игътибар итми, - диде үзенең чыгышында Игорь Юрьевич.
Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илдар Латыйпов билгеләвенчә, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы эшчәннәренең төп бурычы – мал азыгы хәзерләү.
- Ачыклануынча, мал азыгы сыйфатының түбәнәюе, башлыча, яшел массаның вакытында җыеп алынмавына, саклауга дөрес салынмавына бәйле. Исәпләп карасак, мал азыгының сыйфаты яхшы булса, өстәмә концентратлар таләп ителми. Печәнне чабу соңга калынса, протеинны башка азыклар сатып алып тулыландырырга туры киләчәк, ә бу өстәмә чыгымнар таләп итә, - дип билгеләде Илдар Рәүф улы.
Семинарда терлекчелек өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр дә тикшерелде.
Үзенең чыгышында район башлыгы бу көнне яңгыраган тәкъдимнәрне исәпкә алып, мал азыгын хәзерләүгә барлык көчне салырга кушты.
- 1 июньгә барлык хуҗалыклардагы мал саны 22611 баш тәшкил итә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 541 башка күбрәк. Хуҗалыкларда 8054 сыер булса, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 3513 баш асрала.
2019 елның 5 аенда барлык категория хуҗалыкларда 14,2 мең тонна сөт җитештерелгән, шулай ук 6132 бозау алынган, - диде чыгышында Альфир Фәрхәт улы.
Районда ветеринария документларының электрон төрен кертүгә дә тиешле игътибар бирелә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшкуарлар, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл халкына терлекчелек продуктларын ветеринарлар тарафыннан тикшерелгәнлеккә белешмә «Меркурий» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша бирелә.
Авыл хуҗалыгындагы малларны теркәү һәм идентификацияләү барлык хуҗалыкларда да тәмамланды.
Мал азыгы хәзерләү чорында хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек мәсьәләләре буенча хезмәтне саклау буенча баш белгеч Чулпан Юнысова чыгыш ясады. Ул билгеләвенчә, урып-җыю чоры авыл хуҗалыгында иң күләмле эшләрнең берсе. Бу эшләр күпсанлы техника һәм механизмнар ярдәмендә башкарыла, байтак эшче куллар җәлеп ителә.
- Шул ук вакытта ел саен агросәнәгать комплексы оешмаларында хезмәтне саклау таләпләрен үтәмәгәнлектән күңелсез хәлләр булып тора. Шуның өчен техник хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәвегезне сорыйм, - дип мөрәҗәгать итте Чулпан Фәһим кызы.
Семинарның практик өлешендә кунаклар район хуҗалыклары тарафыннан мал азыгы хәзерләүдә кулланылган заманча югары җитештерүчәнле техника белән танышты. Биредә “Шәйморат” җәмгыяте, “Үзәк” МТСының Кырмыскалы филиалы һәм Авыргазы күппрофильле колледжының район филиалының мал азыгы хәзерләү техникасы тәкъдим ителде. Барлыгы агымдагы елда 62 берәмлек печән чапкыч, шуларның 19ы – югары җитештерүчәнле, Ягуар, Big X, Полесье кебек 12 комбайн, 32 тырмалау агрегаты, 39 төргәкләү җайланмалары кулланылачак.
Семинарда иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе – бүләкләү тантанасы булгандыр. Шулай, югары казанышлары, һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен “Артемида” токымчылык хуҗалыгының башкарма директоры Евгений Викторович Пожидаевка РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Шулай ук Альфир Сабиров “Кырмыскалы –Агро” җәмгыяте механизаторы Владимир Аркадьевич Федоровка һәм “Үзәк” МТСының Кырмыскалы филиалы механизаторы Рәмзил Хисаметдин улы Абдуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.