Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
13 август 2019, 11:47

Урып-җыю чоры башланды

Шул көннәрдә “Уңыш” җәмгыятенең Кырмыскалы бүлекчәсе игенчеләре уҗым бодаен уруга төште.

Шул көннәрдә “Уңыш” җәмгыятенең Кырмыскалы бүлекчәсе игенчеләре уҗым бодаен уруга төште.
Билгеле, авыл хуҗалыгында урып-җыю эшләре башланган чорда мәшә­кать­ләр җитәрлек, игенчеләрнең һәр минуты исәптә, шуңа да Кырмыскалы бүлекчәсе управляющие Руслан Кучаевны эш өстендә – басуда очраттык.
- Безнең бүлекчәдә бөртекле куль­тура­ларга 9998 гектар мәйдан бүленгән, шуларның 3376 гектарын уҗым бодае тәш­кил итә, - ди Руслан. – Хәзерге ва­кыт­та 266 гектар мәйданны биләгән басуда урып-җыю эшләре бара. Уңыш мул булырга охшаган: бу басуда гектарыннан уртача 45 центнер иген алырга исәп тотабыз.
Уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен игенчеләр – механизаторлар, шоферлар, белгечләр, җитәкчеләр вакыт белән исәпләшми, тырышып эшләргә тиеш.
Комбайннарның басу буйлап үтүен карап тору - үзе куаныч. Басуларның тигез өлгерүе, заманча техника мул уңыш алуга өмет өсти. Комбайннар ике бригадага бүленгән. Беренчесендә - Виктор Гаврилов, Фидан Исхаков, Мозафар Исхаков, Руслан Исхаков, Дамир Рәхмәтул­лин, Вениамин Иванов, Николай Шабалин, Рифгать Хуҗиәхмәтов эшләсә, икенчесендә - Альберт Кодакаев, Илдус Ходайбирдин, Илдус Әхмәтов, Зөлфәр Ходайбирдин, Шакир Баймөхәммәтов, Нәүфил Әфләтунов, Ришат Рамазанов мәш­гуль. Барысының да тәҗрибәсе җитәрлек, ә аларга ышанып тапшырылган техника заманча һәм куәтле. Шулай ук алмашка башка комбайнчылар да бар. Болар - Дмитрий Герасимов һәм Филүс Кәримов.
“Уңыш” җәмгыятенең Кырмыскалы бүлекчәсендә урак кампаниясен 15 “Акрос” комбайны ачып җибәрде, аларның 7се - өр-яңа, 2019 елда чыгарылган, ә 8е - 2018 елгы.
- Август аенда һава торышының тотрыксыз булуы сәбәпле, без һәр көнне, һәр сәгатьне файдаланып калырга тырышабыз. Бу, үз чиратында, техниканың да төзек булуын, эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын таләп итә. Безнең бурыч - уңышны җыеп алу гына түгел, аны дөрес итеп саклауга да салу. Бункерлардан бушатылган иген Константиновка авылындагы иген складына илтелә, ә аннан КАМАЗ машиналары белән Ак күл элеваторына озатабыз, - ди Руслан Таһир улы.
Елена Яппарова.
Читайте нас: