Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
17 сентябрь 2019, 11:15

Чөгендер ачы тиргә үсә

Җәйләрен басуларда тәпке тотып, чөгендер утаган, көзләрен, төрле һава шартларында зур пычаклар белән яфракларын кисеп, кул белән машиналарга төягән заманнар тарихта һәм өлкән буын кешеләренең хәтерендә генә калды. Әйе, хәзер барлык эшне куәтле техника башкара: алар сирәкләп чәчә, агрохимикатлар сибә, көзен тазарта.

Сулдан уңга: Айрат Миргалиев, Илгиз Хатыйпҗанов (водительләр), Вадим Сәфиуллин (сакчы), Рәмил Гобәйдуллин (механизатор) һәм Таһир Миргаләветдинов (водитель).

Районда шикәр чөгендере 936 гектар мәйданда үстерелгән. Шуның 600 гектары – “Үзәк” МТСында. Районда МТС хуҗалыгы шикәр чөгендере казу буенча мөһим эшне башлаган да инде. Без барганда Үрге Төкен авылы янындагы басуда эшләр тулы куәткә бара иде. Комбайннар, төягеч агрегатның гөрелдәве тирә-якка таралган. Эшчәннәр уңайлы һава шартларын файдаланып калырга тырыша.
- Уңышның гектар куәте 400 центнер тәшкил итә. Бу авыл эшчәннәренең гомум эш нәтиҗәсе, чөнки һәр культураны баланы тәрбияләгән кебек карарга кирәк. Шуңа да, алар һәр минутның кадерен беләләр. Язын Рөстәм Рәхимов, Ринат Сәләхетдинов чәчсә, Линар Батталов, Зәбир Мөхәммәтов химик утауны башкарган. Шикәр чөгендерен үстерү механизаторга да, агрономга да зур таләпләр куя. Барлык эшләр дә ул чактагы агроном Зөлфәр Саньяров җитәкчелегендә җентекле башкарылды. Шуны да әйтеп үтү урынлы булыр – чөгендер күп дым таләп итә торган культура, ә быел җәй яңгырлы булды. Бүгенге эш нәтиҗәсе куанырлык. Әле татлы тамыр уңышын Николай Беляев “Grimme” һәм Рәмзил Абдуллин “Holmer “комбайннарында казып ала. “Bobcat” төягечендә Рәмил Гобәйдуллин эшли. Ә тазартылган татлы тамырны, елдагыча, Чишмә һәм Мәләвез шикәр заводларыннан ярышып дигәндәй “КамАЗ”лар килеп ала, чөнки безнең уңыш бик яхшы, - ди “Үзәк” МТСының “Нива” Кырмыскалы филиалының әйдәүче агрономы Фәнил Галиев.
Җир­дә җаны-тәне белән бирелгәннәр генә эшли. Аларның ачы тир түгеп башкарылган татлы хезмәт җимешен тиз арада җыеп алырга булсын.
Фәния Сәлимгәрәева.
Эльнара Шәймәрдәнова фотосы.
Читайте нас: