Үзән
-2 °С
Ясно
Хуҗалыкларда
20 Сентября 2019, 06:08

Көнбагыш уңышы җыела

“Шәйморат” фермер хуҗалыгында көнбагыш уңышы җыюга төштеләр. 450 гектар мәйданны биләгән басуда аның берничә сорты чәчелгән. Шуңа да аларның өлгерү вакыты да төрлечә

Добавить в предпочтительные источники Google
“Шәйморат” фермер хуҗалыгында көнбагыш уңышы җыюга төштеләр. 450 гектар мәйданны биләгән басуда аның берничә сорты чәчелгән. Шуңа да аларның өлгерү вакыты да төрлечә
– 105 гектарда “Орлан” сортлы көнбагышны җыеп алдык та инде. Уңыш һәр гектардан 19 центнер тәшкил итә. Арытабан “Лакомка” сортлы көнба­гышка төшәчәкбез. Гибрид сортларын соңгы чиратка калачак. Көннәр­нең җайлы торуыннан файдаланып калырга тырышабыз, көзге һа­вага ышаныч аз, - ди “Шәй­мо­рат” фермер хуҗалы­гының үсемлекчелек буенча җитәк­чесе Марсель Фәхретдинов.
Чыннан да көнбагышның да, бөртек­ле культуралар кебек, үзенчәлеге бар. Сук­тыру артык та озакка сузылса, көн­багышның сыйфаты төшә, коелу ихтималы зур. Иң мөһиме – уңышны җы­еп алганда югалтуларны бул­дыр­мау һәм орлыкны черүдән сакларга кирәк. Шуның өчен бу үсемлекнең биологиясен, өлгереш чорын исәпкә алып эш итәргә тырышалар. Агымдагы елда бу культу­раның үсеше өчен һава шартлары уңайлы булды. Шуңа да уңыш мул күренә.
Сергей Чебаев - “Acros 580”, Петр Железогло “Tucano” комбайнында уңыш җыю белән мәшгуль. Механизаторлар Сабит Хәсәнов, Таһир Кәримов, Альфир Кәримов уңышны ташып, ә Гөлфирә Исәнбаева аларның исәбен алып тора.
- Эшләр көйле бара, һава торышы гына сынатмасын, - ди комбайнчы Петр Железогло.
Киптерелгән көнбагышны “Шәй­морат” фермер хуҗалы­гы, элекке елдагыча, Чишмә май заводына озатачак. “Ка­ра” уңыш үзен аклар­лык бәягә сатылып, хуҗа­лыкка шактый табыш кертер, дип ышанып, тырыш хезмәт сала алар.
Әлфия Әхмәдуллина.
Автор фотолары.
Читайте нас