Эшләр көйле бара
Бу юлы без фермага барып кергәндә савым вакыты иде. Наталья Ивановна гадәтенчә сыерларның җиленнәрен юып, савым аппаратын кидерде дә, үзе белән таныштыра башлады. Фермага килгәнче Наталья кондитер булып эшләгән. Ләкин көн саен шәһәргә йөрү ялкыткан. Шуның өчен дә “Артемида” җәмгыятенең яңа гына ачылган мегафермасына эшкә урнашкан. Хәтта Чехиягә барып, заманча савым аппаратында эшләргә өйрәнеп кайткан. Менә байтак еллар инде ул биредә сыер савучы булып эшли.
- Сменалап эшлибез: ике көн көндез булса, икесе төнгә туры килә, аннан ике көн ял итәбез. Өч сыер савучы 800-900әр сыер сава, - ди Наталья Ивановна.
Чит илдән кайткан таналар
- Бездә 1700 баш мал исәпләнә, аларның 813е – савым сыеры. Һәр сыер тәүлегенә 27 литр сөт бирә. Продукция Стәрлетамак заводына озатыла. Аңардан “Первый вкус” маркалы сөт һәм эремчек җитештерелә, – ди ферма мөдире Павел Пожидаев.
Агымдагы елда “Артемида” токымчылык хуҗалыгы җәмгыятенә Венгриядән Голштин токымлы сыерлар кайтарылган. Киләчәктә алар генетиканы яхшыртачак, димәк, савым да артачак.
Артемида” токымчылык хуҗалыгы мегафермасында малларның торышын тикшерүче программа урнаштырылган. Ул һәр малның продуктлылыгын һәм сәламәтлеген күзәтү астында тота. Фермадан читтә булган очракта, ферма мөдире яки ветеринария табибы теләсә-кайсы вакытта телефондагы кушымта ярдәмендә теге яки бу сыерның хәлен белә ала.
Мегаферма кышкылыкка тулысынча әзер. Маллар тиешенчә ашатыла һәм карала.
- Кышкылыкка 1200 тонна кукуруз салынды, тугыз мең төргәк салам әзерләнде. Сыерларның рационында сенаж, силос, катнашазыктан торган туклыклы азык, – дип аңлатты Павел Пожидаев.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Автор фотолары.