Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
11 март 2020, 12:17

Ремонт тулы куәткә бара

Без ”Шәйморат” крестьян-фермер хуҗалыгына килгәндә, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау тулы куәткә бара иде.

Остаханәдә безне механизатор Альфир Кәримов каршы алды. Әлеге вакытта ул үзенең МТЗ-82 тракторын язгы басу эшләренә әзерләү белән мәшгуль.
– Тракторларны ремонтлап бетү белән, тагылмалар, тырмалар һәм чәчкечләрне әзерли башлаячакбыз. Шул көннәрдә яңа тәгәрмәчләр кайтты, аларны ел саен алмаштырып торабыз, – ди механизатор.
Альфир Кәримов Шәй­моратов авылында туган. Талбазы авылының 82нче һөнәрчелек училищесында бел­гечлек алып чыккан. Армиядә хезмәт итеп кайткан. 2009 елда “Шәйморат” фермер хуҗалыгына механизатор булып эшкә урнашкан.
- Хезмәтемне тутырып кайткач, бәхет эзләп читкә чыгып китәсем килмәде. Ту­ган авылымда калырга карар иттем. Инде байтак еллар туган хуҗалыкта эшлим. Техниканы яратам, шуңа да эшемнән ямь табам, - ди Альфир.
Альфир Кәримов белән техника ремонтлауда Вәсил Сәетколов, Рәсим Моратшин, Петро Железогло мәш­гуль. Аларның барсы да үз эшләрен яхшы белгән тәҗ­рибәле механизаторлар.
– 16 мартка - техниканы тик­шергәнгә кадәр эшләрне төгәлләргә ниятлибез. Хуҗа­лыкта барлыгы сигез трактор, өч чәчү комплексы, дүрт прицеп һәм ГАЗ автомобиле, - ди җитештерү буенча директор урынбасары Илгиз Фәйзуллин.
Әлфия Әхмәдуллина.
Читайте нас: