Һәрбер авылның йөзек кашы булган, зур ихтирамга лаек шәхесләре бар. Алар үзләренең игелекле эш-гамәлләре белән туган як данын арттырып, күпләргә үрнәк булып яши. Бүгенге сурәтләмәбез герое да шундыйлардан.
Дүртөйле районының Түбән Аташ авылыннан Гыйльфан Латыйпов барлык гомерен изге игенче һөнәренә багышлаган. Туган Фрунзе исемендәге колхозда эш башлаганда аңа унөч кенә яшь булган.
— Заманы шундый иде. Гайре табигый әллә ниләр кылган кешегә санамыйм үземне, — ди ул. — Ул елларда бала-чага беләгенә бераз көч керә башлагач та, өлкәннәр белән беррәттән, эшкә чыга иде. Мин дә унөч яшемдә ат сабаны белән җир сөрә башладым.
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, диләр бит. Гыйльфан да көчле затларга дөнья көткәндә кирәк булачак барлык эшләрне дә яшьтән үзләштереп үсә. Балта-чүкеч аның кулында уйнап кына тора, егет корына кергәч, техника белән ныклап кызыксына башлый.
— Армиядә дүрт ел булдым. Авиация гаскәрләрендә моторчы булып хезмәт иттем, — ди әңгәмәдәшем. — Самолетларны хез-мәтләндерә идек. Бу эш күңелемә шулкадәр хуш килде, хәтта армиядән кайтыр вакытым җиткәч тә: “Әллә язмышымны авиация белән бәйләргәме?” дигән уйлар да еш килде. Тик авылдагы олыгайган әти-әниемне уйлап, туган якларга кайтырга карар кылдым.
Мин армиягә киткәндә туган йортым шактый искергән, матчага терәү куеп киткән идем. Шуңа кайткач та, беренче эш итеп, яңа өй салу хәстәренә тотындым. Колхозга атлар карарга кердем. “Күз курка, кул эшли”, диләр бит, тиз арада яңа йорт калкып чыкты.
Яңа өйгә кәләш алып кайта уңган егет: сыер савучы Фәнүзә исемле сөйкемле кыз белән язмышларын бергә бәйлиләр.
Гыйльфан Мөхәммәтфатыйх улы, механизатор һәм комбайнчы һөнәрен үзләштереп, техникага утыра. “СК-3”, “СК-4”, “Нива”, “Колос” комбайннарында, ә тракторларның ул вакытта колхозда булган барлык төрләрендә дә эшли. Техника көйсезләнсә, үз куллары белән төзәтә. Исеме мактау тактасыннан төшми алдынгы игенченең. Гаиләсендә дә үрнәкле ир була ул. Хатыны Фәнүзә Шәйхулла кызы белән дүрт малай үстерәләр. Төпчекләре Айдар гаиләсе белән бүген Түбән Аташта гомер кичерә, әтисенең эшен дәвам итә. Ул да алдынгы игенче. “Тәпи киткәч тә әтисенең комбайныннан төшмәде инде ул, шунда үсте, эшкә өйрәнде,” — ди әнисе төпчекләре хакында. Айдарның абыйлары да тормышта үз урыннарын тапкан, ихтирамга лаек кешеләр. Фәнүзә Шәйхулла кызы исә гомер буе алдынгы савучы була.
Күптән түгел Гыйльфан аганы зур юбилее – 90 яше уңаеннан Дүртөйле районы хакимияте, Семилетка авыл Советы вәкилләре, “Игенче” җәмгыяте җитәкчелеге тәбрикләде. Хөрмәтле хезмәт ветеранына ил Президентының Котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
— Хәзерге яшьләргә ак көнләшү белән карыйм мин, — ди хезмәт ветераны. — Алар шундый куәтле, яхшы техникада эшли. Улым Айдарның комбайны кабинасына утырып йөргәнем бар: тузан үтми, кондиционеры бар – кинәнеп эшлә генә! Без исә өйгә кара тузанга батып кайтып керә идек. Тик барыбер сагындыра ул чаклар, төшкә керә, шуңа чәчү, урак чоры җиткәч, туган як басуларын урап килмичә җаным түзми.
Гыйльфан Мөхәммәтфатыйх улы белән Фәнүзә Шәйхулла кызының бергә тату гомер кичерүләренә быел 65 ел тулган икән. Аларның тормыш дәртенә әле яшьләр көнләшер-лек: берсе — 90да, икенчесе 87дә булуларына карамастан, сыер асрыйлар, күпләп кош-корт үстерәләр.
— Озын гомерле булуның сере гади инде: һәр башкарган эшеңнән ямь, мәгънә табу һәм, әлбәттә, сине ярты сүзеңнән аңлар якын кешеңнең җан җылысын тоеп яшәүдә, — диде әңгәмәбез ахырында Гыйльфан ага, җәмәгатенә ягымлы караш ташлап.
Сикәлтәле тормыш юлларын үткәндә бер-берсенә булган сөю-ихтирамын югалтмаган парга ничек сокланмыйсың инде! Тагын озак еллар бер-берсенә терәк булып яшәсен алар!
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.