Үзән
-2 °С
Ачык
Хуҗалыкларда
3 апрель 2020, 18:50

Республикада язгы кыр эшләре башланды

Башкортстанда кыр эшләре башлана. 3 апрельдә басуларда агротехник чараларны 14 авыл муниципалитеты алып бара.

Добавить в предпочтительные источники Google
Нигездә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре уҗым культураларын ашлама белән тукландыра. Төбәктә алар 400 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән. Бүгенгә уҗымнарга ашлама кертү мәйданнары өлеше 3 проценттан артып киткән.

10 район хуҗалыклары сөренте җирләрне тырмалау, дым каплату эшләре алып бара. Бүгенгә мең ярым гектар мәйданда эшләр башкарган Буздәк игенчеләре яхшы темпта бара.

Ә 9 районда күпьеллык үләннәр мәйданнарына ашлама кертелгән.

Фото: bashinform.ru сайтыннан.
Автор: Денис Таваев.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/201724.
Читайте нас