Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
4 апрель 2020, 23:35

Чәчми калдырсаң, җир каргар

Моның ише әйтемнәрне теләсә кайсы халык авыз иҗатында очратырга мөмкин. Илгә сугыш килгәндә дә чәчеп калырга тырышканнар. Бәла-каза барыбер бер китәр, ә ашарга кирәк булачак бит.

Әлшәй районында беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен “Агроинвест” һәм “Красный клин” агропредприятиеләре механизаторлары башлап җибәрде. Басуларда дым каплату, үлән басуларын тырмату бара, бер үк вакытта хуҗалыкларда чәчү орлыгын эшкәртүгә керештеләр.

Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Татьяна Лисицына әйтүенчә, һава торышы җылынып, яз иртәрәк килү сәбәпле, агрегатлар да басуга быел ике атнага иртәрәк чыккан.Чәчә башлаганчы игенчеләр алдында гаять зур эш күләме тора. Атап әйткәндә, 45 меңгә якын гектар мәйданда дым каплатасы, 13 мең гектарда уҗымнарны өстәмә тукландырасы, 6 меңгә якын гектарда күпьеллык үләннәрне тырматасы бар.

Янә сабанашлык культураларын чәчү өчен 6200 тонна орлык химик эшкәртүне көтә. Алда мондый мәшәкатьләр торганда вирус кайгысымыни!

Фото: alsh-vesti.rbsmi.ru

Автор: Фәнүр Гыйльманов.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/202565.

Читайте нас: