Үзән
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
20 июль 2020, 12:03

Мал азыгы хәзерләү – җаваплы чор

Күпләр өчен яңа чабылган печән исе җәй, ял белән бәйле. Ә менә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен бу иң җаваплы һәм киеренке чор. Район хуҗалыкларында да яшел азык хәзерләү тулы куәткә бара. Тәү чиратта алар күпьеллык үләннәрдән печән һәм сенаж әзерли.

- Мал азыгы хәзерләү районда тулы көчкә бара, - ди авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Руслан Зинәтуллин. – Бүгенге көндә 5200 гектарда күпьеллык үләннәр чабылган, алардан 10 мең тонна печән (планга карата 100 процент) һәм 20520 тонна сенаж (76 процент) әзер­ләнгән. Быел печәнгә төш­кәннән бирле һава торышы яхшы тора: эссе, коры. Узган елның шул чоры белән чагыштыпганда, әле мал азыгы хәзерләү барышы күпкә югары.
Алайгыр авылы янындагы яланда “Уңыш” җәм­гыяте механизаторлары пе­чән чабу һәм аны ташу белән мәшгуль. Биредә 1200 тонна печән әзерләнгән дә инде.
- Бүгенге көнгә бүлекчәдә 4363 рулон печән төргәк­ләнгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда күпкә артык. Гомум алганда, 5 мең тонна әзерләргә планлаштырылган иде, ләкин һава шартлары мөмкинлек биргәндә, план­ны арттырып үтәрбез, дип ышанам. Хәзер печәнгә икенчегә төшәргә торабыз, - ди “Уңыш” авыл хуҗалыгы предприятиесенең 3нче МТСы бригадиры Николай Васильевич Коростелев.
Хуҗалыкта эш көне иртәнге 7дә башлана. Механизаторлар һәм водительләр кичке 8гә кадәр җиң сызганып эшли. Төягеч операторлары Александр Новиков һәм Сергей Терентьевның, эскертләргә өеп торучы Андрей Белоусов, Андрей Рәҗәпов һәм башкаларның эше мактауга лаек.
- Хуҗалыкта өченче ел эшлим. Эшем ошый. Быелгы ел башкалардан аерылып тора: эшлә дә эшлә, һава шартлары да, эш шартлары да зарланырлык түгел. Көннәр эссе торганда печән хәзерләүгә барлык көчне салырга кирәк, - ди төягеч операторы Сергей Петрович.
“Артемида” токымчылык хуҗалыгында да сенаж хәзерләү яхшы темп белән бара, кышкылыкка 9200 тонна салып куйганар да инде. “Бүләк” җәмгыятендә дә эшләр көйле – 11 мең тоннага якын сенаж салынган. Мал азыгы хәзерләүчеләрнең сүзләренә караганда, үлән буйга да үскән, шул ук вакыта куе да. “Шәйморат” җәмгыятендә дә эшләрне тиз һәм сыйфатлы башкарырга тырышалар. Биредә малларны кышлату өчен 260 тонна печән хәзерләнгән.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Автор фотолары.
Читайте нас: