Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
10 август 2020, 14:52

Урак эшләре тулы куәткә бара

Басуларда эшнең кызган мәле. Көннең һәр минуты кадерле, үстерелгән икмәкне түкми-чәчми җыеп алу өчен авыл эшчәннәре көнне төнгә ялгап эшлиләр. Тук башакларның әкрен генә искән җилгә тибрәлүе, комбайннар гөрелдәве, гәрәбәдәй иген бөртекләре – боларның барысы да басуларда урак эшләре башлануын аңлата. Тук башаклар ургычта югала барган саен комбайн артыннан тип-тигез сабаклар калуына сокланмау мөмкин түгел.

“Үзәк” МТСының “Ни­ва” Кырмыскалы филиалында урак эшләре оешкан шартларда бара. Биредә 3900 гектар мәйданда уҗым культуралары уңышын җыеп аласы бар. Әлеге вакытта 1237 гектар мәйданны билә­гән уҗым бодаен уру тулы куәткә бара. 6 августка 600 гектар мәйданда бөртекле культуралар уңышы сугылган.
- Техника көйле, шуңа да игенчеләр урак эшләрен күтәренке кәеф белән башлап җибәрде. Мондый мул уңышлы иген басуында эш­ләү - үзе бер куаныч. Уңыш җыюда югары җи­тештерү­чәнле һәм куәтле тугыз комбайн җәлеп ителгән. Аларга тәҗрибәле һәм тырыш механизаторлар - Альфир Йосыпов, Рөстәм Рәхимов, Адель Вәлиәхмәтов, Рәфис Гыйз­зәтуллин, Николай Беляев, Азамат Гапиров, Илгиз Мозафаров, Илгиз Хәсәнов һәм Марсель Фәйзуллин идарә итә. КамАЗ машинасында водительләр Фәнил Латыйпов, Әлтәф Кәримов, Әмир Абдрафиков, Илнур Гафаров эшли, - ди филиалның әй­дәүче агрономы Фәнил Ка­мил улы Галиев.
- Биредә 12 ел инде комбайнда эшлим. Эшем ошый, - ди механизатор Альфир Фәнис улы Йосыпов. – Агымдагы ел уңышлы килде. Уҗым бодаен җыеп беткәч, 1400 гектар мәйданны биләгән сабан культуралары, 300 гектардагы борчак һәм карабодай басуларына күчә­без.
Әлеге вакытта филиал уңышның 25 процентын җыеп алган да инде. Шул ук вакытта игенчеләр яңа чәчүлек өчен туфрак әзерләү белән дә мәшгуль. Тиздән киләсе ел өчен уҗым культуралары чәчүгә төшәчәкләр.
8 август мәгълүматлары буенча, район хуҗалык­ла­рында 12546 гектарда бөртек­ле культуралар чабылган, ягъни планның 27,1 проценты (гектар куәте 30,7 цент­нер), 800 гектарда, ягъ­ни планның 2 процентында сабан һәм бөртекле-кузаклы культуралар сугылган (гектар куәте - 26 центнер).
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Автор фотолары.
Читайте нас: