- Малкайлар махсус транспорт белән белгечләрнең күзәтүе астында берничә тәүлек буена кайткан. Чит илдән китерү сәбәпле, аеруча хәвефле авыруларны ачыклау уңаеннан барсы да тикшерү үттеләр, анализ өчен каннары алынды. Тикшерүләрдән күренүенчә, алар сәламәт, әлеге вакытта бер айга карантинга куелдылар. Бозауларга 2-3 ай калгач, аларны без Авыргазы районының Ишле авылындагы төп фермага җибәрәчәкбез.
Голштин токымы – дөньяда иң күп сөт бирә торган мөгезле эре мал.
Сыерлар башка төр белән кушылдырмыйча, сөтлелеге, сөтнең майлылыгы, тере авырлыгы һәм тән төзелеше төрен яхшырту юнәлешендә күп еллар дәвамында алып барылган селекция эше нәтиҗәсендә үрчетелә. Сәламәтлекләре буенча да аерылып торалар, төрле һава шартларына һәм климатка тиз яраклашалар. Алар зур гәүдәле, үгезләренең тере авырлыгы – 1200, ә сыерларның уртача авырлыгы 650-750 килограммга кадәр җитә.
Сыерлар торган бина иркен, коры, таза, җылы һәм якты, вентиляция эшли. Биредә маллар бәйсез йөрергә тиеш. Әлбәттә, азык та мөһим роль уйный. Аларга аксым күп булган азык кирәк. Ул безгә Ишледән китерелә. Анда үлән, фураж, витаминнар, макро һәм микроэлменттар - барсы да бар. Яларга патока кушылган тоз куябыз. Тиешле күләмдә җылы су кирәк. Аларны ветеринар һәрчак күзәтеп тора. Боларның барсы да үтәлсә, нәтиҗәсе булыр, - ди “Уңыш” җәмгыятенең Кырмыскалы районындагы бүлекчә управляющие Азамат Хәлфи улы Байгускаров.
Таналарны ирле-хатынлы Илдар Гайсаров һәм Фидалия Әбхәлимова карый. Петр Иргизкин тракторда мал азыгын тарата һәм асларын тазарта.
Заман башка - заң башка дигәндәй, “Уңыш” җәмгыяте терлекчеләре заман белән бергә атлый. Чит илдән кайтарылган токымлы малларны үрчетеп, илебезне азык-төлек продукциясе белән тәэмин итү өчен үз өлешләрен кертә.
Фәния Сәлимгәрәева.
Автор фотосы.