Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
28 октябрь 2020, 17:14

Басуларда эш тынмый

“Артемида” токымчылык хуҗалыгының кукуруз басуларында эшләр гөрли - дүрт комбайн кукуруз ура.

Агымдагы ел уңышка мул булуы белән аерылып тора. Кукуруз да авыл эшчәннәрен мул уңыш белән сөендерә. Хуҗалыкта уңыш һәр гектардан 58 центнерга кадәр җитә. Нигездә, кукурузны мал азыгы өчен файдаланалар. Агымдагы елда хуҗалыкта бу культураны 23 000 центнерга якын алырга ниятлиләр.
- Кукуруз тулысынча өлгергән, дымлылыгы 26 процент тәшкил итә, без аны 16 процентка кадәр җиткерә­чәк­без – бу кукуруз өчен оптималь дымлылык. Агымдагы ел­да без аны 400 гектар мәйданда җыеп алачакбыз, - ди “Артемида” токымчылык хуҗалыгы җәмгыяте агрономы Рөс­тәм Бикмәтов.
“Артемида”- районда кукуруз күп үстергән хуҗалык­ларның берсе. Биредә кукуруз басулары барлык бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар басуларының 8 процентын тәшкил итә.
Елена ЯППАРОВА.
Читайте нас: