Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
19 ноябрь 2020, 17:00

Кырмыскалы фермерлары сынатмый

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы үсешендә хуҗалык итүнең кече төрләре: крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары, кооперативлар әһәмиятле урын били. Шунысы куанычлы, Кырмыскалы районында да аларның саны елдан-ел арта бара, өлкәннәр үрнәгенә яшьләр дә ияреп, җиң сызганып эшкә тотына.

Районда бүген 71 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Аларның 43е – үсемлекчелек, 3се – умартачалык белән шөгыльләнсә, калганнары эшләрен катнаш юнәлеш буенча алып бара. Ни генә дисәң дә, терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр, нигездә, мал азыгын да үзләре хәстәрли. Иң мөһиме, бу өлкәдә эш алып баручылар өчен дәүләт программалары каралган, республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме дә зур. Кырмыскалы фермерлары ел саен “Агростартап”, “Гаилә фермалары” программаларында катнашып, төрле дәрәҗәдәге грантларга ия булалар. Минераль ашламалар, элиталы орлык, техника алуга субсидияләр бүленә. Моңардан тыш, язгы кыр эшләре вакытында фермерлар бәйләнмәгән ярдәм белән дә файдалана – бүленгән акчаны алар үз карамагында, шул исәптән ягулык-майлау материаллары, орлык сатып алуга тотына.
Фермер булу – иң авыр һәм җаваплы эшләрнең берсе булуга карамастан, райондагы байтак крестьян-фермер хуҗалыклары дистә еллар дәвамында уңышлы эшләп килә. Коллектив хуҗалыклар таркалу белән, үзләренең тормышын җир эшеннән башка күз алдына да китерә алмаган кичәге колхозчылар шул юнәлеш буенча үз эшләрен ачып җибәрәләр. Бүген гаилә эшен балалары лаеклы дәвам итә. Кәримовлар, Чурагуловлар гаиләләре дә моның ачык үрнәге булып тора. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, байтак, хәтта эре, хуҗалыклар билгеле авырлыкларга сылтанып, шикәр чөгендере үстерүдән баш тарткан вакытта да, алар бу техник культураны чәчүне дәвам итте. Ә киләчәктә татлы тамыр мәйданнарын алар тагын да киңәйтергә ниятлиләр. Район буенча гектар куәте 450 центнерга кадәр җитте.
Бу табышлы культураны үстерү белән соңгы вакытта бик азлар гына шөгыльләнсә дә, заманында безнең район республикада алдынгылар исәбендә килде. Бу техник культурадан югары уңыш алу осталары да тумышлары белән безнең районнан. Шулай, Банат Батырова хезмәт казанышлары өчен республикада хатын-кызлар арасында тәүгеләрдән Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды. Ахирәте – Фәрзәнә Хөсәенова Ленин ордены белән бүләкләнде. Аларның тәҗрибәсен һәм осталыгын Социалистик Хезмәт Геройлары, Фрунзе исемендәге колхоз чөгендерчеләре Раил Камалов һәм Фәрит Садыйков дәвам итте.
Ничек кенә булмасын, фермерларның максаты зурдан һәм аларны тормышка ашыру өчен алар зур көч сала. Ә тырыш хезмәт, һичшиксез, югары нәтиҗә белән сөендерәчәк ул.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: