Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
19 ноябрь 2020, 17:33

Уңган игенчеләргә - бүләкләр

Район башлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен урып-җыю кампаниясенең уңышлы тәмамлануы белән котлады. Агымдагы ел йомгаклары буенча Кырмыскалы районы республикада авыл хуҗалыгы продукциясенең уңдырышлылыгы күрсәткечләре буенча алдынгылар рәтендә. Быел район игенчеләре яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Хисап авырлыгында 139 мең тоннадан артык иген үстерелгән, бөртеклеләрнең уңышы гектардан 30,2 центнер тәшкил итә, шул исәптән уҗым культуралары - гектардан 40,0 центнер, сабан ашлыгы - гектардан 26,2 центнер. Көнбагышның тулай җыемы 15 мең тоннадан артык, уртача уңдырышлылык - гектардан 17 центнер.

Әлбәттә, бу нәтиҗәләр артында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче һәр хезмәткәрнең тырыш хемәте ята. Авыл эшчәннәренең көндәлек армый-талмый хезмәт итүләре, аларның фидакарьлеге, туган җиргә мәхәббәт һәм югары осталык нәтиҗәсендә без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, - диде Альфир Фәрхәт улы.
Машина-трактор паркын яңарту дәвам итә. Быел хуҗалыклар 233 миллион сумлык 7 трактор, 5 ашлык җыю комбайны һәм башка техника сатып алган. Аграрийларга финанс ярдәм дә күрсәтелеп тора. Агымдагы елда техника сатып алуга, үсемлекчелек һәм сөт продукциясе өлкәсендә ярдәм итүгә район хуҗалыклары 46 миллион сумга якын субсидия һәм дотация алды.
Безнең аграрийларның казанышлары игътибарсыз калмый. Бу көнне крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ирек Исламгулов «БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем алды. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Зәйнуллин” крестьян-фермер хуҗалыгының баш инженеры Винер Абдиев Башкортстан Республикасы башлыгының Мактау грамотасына лаек булды. «Иң яхшы энергетик» номинациясендә «Кармаскалинсксельхозэнерго» җәмгыяте электромонтеры Тәлгать Байгазин билгеләнде.
«Һөнәре буенча алдынгы» номи­на­циясендә «Таң» җәмгыятенең яшелчә үстерүчесе Николай Шляпкин Хөкүмәт дипломы белән бүләкләнде. «Иң яхшы фермер хуҗалыгы» номинациясендә «Уңыш» хуҗалыгы җиңүче дип танылды. «Артемида» җәмгыяте коллективы - беренче, «Уңыш» җәмгыяте кол­лективы икенче, «Агрострой» җәм­гыяте коллективы өченче дәрәҗә дипломы алды. «Россельхозбанк» җә­мгы­ятенең өстәмә офисы идарәчесе Наталья Шеина БР авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Хезмәтләре әллә ни күзгә чалынмаса да, алардан башка бу тармакны күз алдына да китереп булмаган кешеләрне дә билгеләп үттеләр. Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Руслан Зиннәтулин һәм «Таң» җәмгыяте механигы Константин Шляпкин район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, шулай ук Советның Мактау грамотасына «Орлык» фермер хуҗа­лыгы механизаторы Әмир Канбәков лаек булды.
Бүләкләнүчеләрнең берсе - «Таң» агросәнәгать комплексы җитәкчесе Николай Шляпкин. Аның предприятиесе районда бишенче ел эшли. Яшелчә үстерү белән ул 1992 елдан ук шөгыль­ләнә. Бу эшчәнлекне алар Киров районында ук башлаганнар. Хуҗалык башлыгы сөйләвенчә, вакыт узу белән җир мәйданнарын киңәйтү зарурлыгы барлыкка килгән. Ошаган урынны ул безнең районда таба һәм барлык техниканы бирегә алып килә. Монда да ул яшелчә үстерү белән шөгыльләнүне дәвам итә. Быел уртача уңыш - 3 000 тонна бәрәңге, 2 000 тонна - кишер һәм чөгендер җыеп алынган. Продукция сәүдә челтәрләре аша һәм бюджет учреждениеләренә сатыла.
- Соңгы алты елда сыйфат буенча таләпләр берничә тапкырга артты. Әгәр дә тикшерүчеләр кабул иткәндә 25 килограммлы бер капчыкта 5-6 киселгән яки чыелган бәрәңге тапса, бөтен партияне кире кайтаралар. Бу төр бизнесның сыйфаты һәм конкуренциясе буенча таләпләр бик югары, - ди Николай Георгиевич. Шуңа күрә эшкуар киләчәктә яшелчәләрне юу һәм тутыру өчен махсус җиһазлар сатып алырга ниятли. Әлбәттә, моның өчен байтак акча кирәк. Бу уңай­дан ул акчалата субсидия алу конкурсларында катнашу турында уйлап тора.
Бозаяз авылыннан Винер Абдиевның хезмәте бу көнне шулай ук югары бәя алды - ул Башкортстан Республикасы Башлыгының Грамотасына ия булды.
Мәктәптә укыганда ук ул Жданов исемендәге колхозга ярдәм итә, ә кулына аттестат алгач, туган колхозында хезмәт юлын башлап җибәрә. 1983 елда егет Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына укырга кереп, инженер-механик белгечлеге ала. Дипломлы белгеч 1988 елдан бирле Жданов исемендәге колхозда инжер булып эшли башлый. 1993 елда Жданов исемендәге колхозның баш инженеры итеп билгеләнә һәм бүгенге көнгә кадәр шул ук урында хезмәт сала. Бары тик хуҗалыкның исеме генә үзгәрә: хәзер ул «Зәйнуллина» крестьян-фермер хуҗалыгы дип атала.
Тормыш иптәше дә тумышы белән Бозаяз авылыннан. Күркәм гаиләдә ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Әйткәндәй, уллары да әтисе эзеннән киткән.
- Мин һәрвакыт авыл хуҗалыгында эшләргә теләдем. Институтка кергәндә, без беренче курста 200 кеше идек, иң күп студентлар - 16 - Кырмыскалы районыннан булды. Әле районда шулардан икесе генә эшли: мин һәм «Артемида»ның инженеры. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучыларның күбесе бүген башка өлкәләрдә хезмәт салалар, - ди Винер Мөнир улы. - Бүген Башкортстан Республикасы Башлыгының Мактау грамотасын алдым. Мин бу документны республиканың иң югары бүләкләренең берсе дип саныйм. Бүләкләр алу һәрвакыт күңелле. Шулай итеп, без авыл хуҗалыгына керткән хезмәт бәяләнә. Бу авыр хезмәт. Кызганычка каршы, культураларның уңышы бер кешегә генә бәйле түгел. Монда табигать тә зур роль уйный. Әмма без бу һөнәрне үзебез сайладык һәм уңыш яхшы булсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз, - ди әңгәмәдәшчем.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: