Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
24 ноябрь 2020, 17:05

“Артемида”ның үсеш юлы

Гәзит укучыларыбызның күбесе “Артемида” токымчылык хуҗалыгы турында ишетеп белә торгандыр. Булдыклы җитәкчеләр аркасында хуҗалык республика ярышларында әледән-әле алдынгы урыннар яулый, сөт саву һәм уңыш җыю буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Бүген предприятиене Евгений Викторович Пожидаев җитәкли. Шул көннәрдә ул үзенең юбилеен билгеләп үтте. Алдагы елда “Артемида” токымчылык хуҗалыгы төзелүгә дә 30 ел тула.

– Евгений Викторович, хезмәт эш­чәнлегегезне ничек башлап җибәрдегез?
– Армиядән соң туган авылыма кайттым. Әнием минем Уфада эшләвемне теләде. Хезмәттән акыл җыеп кайтырсың да, авылга кайтасың да килмәс, диде. Күрүегезчә, акыл кермәде, ата-бабаларыбыз яшәгән җирдә калырга теләдем. 1991 елда комбайнның күчергечләр тартмасын җыеп утырганда яныма әтиемнең ике туган абыйсы Игорь Геннадьевич Катеринчук килде һәм бергә эшләргә тәкъдим итте. Менә шулай, хезмәт эшчәнлегем ишексез, тәрәзәсез, иске комбайннан башланып китте. Ул вакытта безнең бернәрсәбез дә юк иде. Әле булганнар Игорь Геннадьевичның тырышлыгы һәм булдыклыгы аркасында ирешелде. Мин эшче булсам, ул җитәкчелек итте. Ләкин арытыбан предприятие банкротлыкка калды.
– 29 ел эчендә “Артемида” авыл ху­җа­лыгының төрле юнәлешләре буенча эш эшләде. Шуларга аерым тукталып үтсәгез иде.
- Иң тәүдә “Артемида” крестьян-фермер хуҗалыгы эшен бройлер чебешләр үстерүдән башлап җибәрде. Без Вязовка биләмәсендә ферманы арендага алдык һәм һәрберсен берәр сум белән чебеш сатып алып үстерә идек. Бераз вакыттан соң ул 10 сум тора. Ысландыргач, аның ха­кы ике тапкырга арта. Ләкин кибет киш­тәренә килеп урнашкан “Буш ботлары” Русиядәге кошчылык пред­при­ятиеләренә үсешергә киртә куйды. Л­әкин без үзебезнең ит ыслау предприятиесен үстереп калырга өлгергән идек. Со­ңыннан каз, дуңгыз асрадык.
- Эшкуарлык белән шөгыльләнергә элек җиңелрәк идеме яки әлеме?
- Хәзер, әлбәттә, җиңелрәк. Барлык мөмкинлекләр дә бар. Мин элекке вакытка әйләнеп кайтмас идем. Бу темага бер анекдот та бар бит әле. 90нчы елларда ике яңа рус кешесе очрашкан, ди. Берсе икенчесенә әйтә ди:
- Миңа ике “апельсин” кирәк.
Икенчесе:
- Бер проблемасыз, 2 миллион.
Шулай итеп, икесе ике якка киткән. Берсе – “апельсин”, икенчесе акча эзләп.
Бервакыт без Игорь Геннадиевич белән Газ-53 машинасы алырга карар иттек. Инфляциянең “котырган” чагы. Ул вакытта дәүләт предприятиеләрендә иске хаклар буенча машиналар бар иде. Көн саен аларга хаклар арта. Бер танышыбызга барып, йөк машинасы алырга ярдәм итүен сорадык. Бер миллион сум акча тәкъдим иттек. Ул каршы килмәде. Шулай итеп, мин Миасс шәһәренә барып, ГАЗ-53 хакы белән КамАЗ двигательле яңа Урал машинасы алып кайттым. Бу, чынлап та, зур уңыш иде.
– Димәк, ул вакытта товар алу авыр булган?
– Заправкада безнең хәтта бензин да юк иде. Үстерелгән тавыкларны без Игорь Геннадиевичның әнисе эшләгән “Теастан” чәй фабрикасына илтеп сата идек. Тавыкларны алып барабыз, килешү төзибез һәм фабрика хакы белән чәй алып кайтабыз. Соңыннан аны “Пирожок” машинасына төяп, Чиләбе өлкә­сенә алып китәбез. Анда чәйгә кытлык вакыт. Базарда аларны сатып, акчаны чәй тартмаларында салып алып кайтабыз. Математика гади – тавык үстерәбез, чәйгә алмаштырабыз. Аның һәрберсе 7шәр сум торды. Еш кына чәйне Чиләбегә кадәр илтеп җитә алмаган чаклар булды. Безнең чәй алып барганыбызны күреп, юлда туктаталар һәм һәр кап чәйне 15әр сум белән алып бетәләр иде.
Бервакыт заправкага тукталабыз. Заправкалаучы: бензин юк, ди. “Ә бездә чәй бар”,- дибез һәм бензин да табыла.
Гел юлда булганга күрә, көненә 2-3 сәгать кенә йоклаган чаклар да күп булды. Миңа еш кына: “Женька, өйлән, югыйсә, үләсең бит” – дип әйтәләр иде. Чынлап, та эш дип дөньямны онытып, ябыгып беткән идем.
– Бандитларга очраганыгыз булдымы?
– Товар алып китеп барганыбызны сизмәсеннәр өчен мин беркайчан да аны борттан югары тоягәнем булмады. Га­дәттә, машина куып тота да, аннан текә ирләр чыгып: “Һәр тәгәрмәч 100 сум” – диләр. Син берни аңламый аларга карап торасың.
– Ягъни, һәр машина аларга 400 сум акча бирергә тиеш?
– Ул вакытта минем алты тәгәрмәчле ГАЗик иде. Минем нибары 400 сум гына, димен. Алар синнән 400не алалар да, ике тәгәрмәчне тишеп китәләр.
Владимир Путин килгәч, бандитлар заманы артта калды. Аңа кадәр ил бар, ә дәүләт юк иде. Кешеләргә барыбер иде. Хрущевтан соң Брежнев килгәч, кибетләрдә ашарга барлыкка килде. Шуңа күрә дәүләткә булдыклы хуҗа кирәк.
– Предприятиегезне кайчан киңәйтеп җибәрдегез?
– Безнең мал асрар өчен зур булмаган мәйданыбыз бар иде. Ләкин вакыт үтү белән ул таркалды. Игорь Геннадиевич бе­лән безнең яшь һәм көч-куәт та­шып торган чак. “Октябрь” кол­хозы үзләренең җирләрен эшкәртми башлады. Район башлыгы Хәмзә Рәис улы безгә кил­де дә: “Егетләр, әйдәгез, җир­­­ләрне алыгыз да, эшли башлагыз. Җир буш ятарга тиеш түгел” – диде.
Соңыннан “Правда” колхозы да таркалды. Хәмзә Рәис улы янә аларның җирләрен дә алырга кушты. Ләкин тәүдә мин ризалашмадым. Чөнки безнең басулар арасында “Россия” колхозының җирләре бар. Безгә “Россия” колхозының Бүләкәй бригадасын һәм “Правда” кол­хозының барлык җирләрен бир­деләр. Бирделәр генә дә түгел, алырга мәҗбүр иттеләр. Вакыт үтү белән без җирләр белән бәләкәй һәм табышсыз эшләүче сөтчелек фермаларын да алдык. Без тегендә-монда йөгереп, өлгерергә тырыштык. Ләкин табыш ала алмадык.
Шул вакытта миңа шикәр чөгендере үстерергә, дигән идея килде. Бу культураны үстерү өчен басулар бар. Раевка һәм Кар­лыман шикәр завод­ла­ры­ның хуҗасы бер иде. Кеше белән тиз уртак тел таба белгән Игорь Геннадиевич сөйләшергә китте. Нәтиҗәдә, инвестор бир­гән акча безгә татлы тамыр үс­терү өчен техника сатып аларга булышлык итте.
Кешеләрне техникага идарә итәргә өйрәттек. Соңыннан техника сатучы “Амазон” фир­ма­сы­на чыктык – алар ком­­­­­бай­н­нарын сату белән шө­гыльләнергә тәкъдим иттеләр. Карлыман шикәр заводы ябылганчы, чөгендерне анда ташыдык. Башка заводларда аз түли башладылар. Шикәр чө­гендере үстерү белән шөгыль­ләнү отышлы түгел иде. Шуңа күрә, без терлекчелеккә күчәргә карар иттек.
Тагын бер кызыклы этап аша үтәргә туры килде. 1996 елда те­гермән турында уйлана башладык. Тәүдә Русиядә җи­теш­те­­релгәнен сатып алдык, ләкин аның сыйфаты канәгать­лән­дер­мәде. Соңыннан 100 000 доллар­га заманча эшләгән, юу ко­­рыл­масы да булган Төрки­яне­кен сатып алдык. Банкта аны бик югары процентка бирделәр. Ләкин 60 процентка якынына инфляция булды. Комплексны Вязовка авылына урнаштырдык һәм отылмадык. Бу зур уңыш иде. Тегермән комбинатлары эш­ләүдән туктады, ә бездә озын чират тезелә иде. Һәрберсенә мал ашатырга көрпә, катнаш азык кирәк. Хәтта Таҗик­с­таннан хәтле зур “КамАЗ”лар бе­лән он артыннан киләләр иде.
Ләкин соңыннан он да ал­мый башладылар. Аны эшкәр­тергә кирәк иде. Без макарон цехы ачып җибәрдек, пилмән җитештерә башладык. Бу эш­чәнлек төре дә отышлы булды – бер килограмм пилмәндә 50 про­цент камыр. Он безнең үзе­безнеке. Кризислы 1998 елда ул аеруча сизелде. Ничек тә та­мак туйдыру өчен халык күпләп макарон сатып алды. Ләкин ул этап та үтте. Безнең тегермән искерде. Русиянең тегермән җи­тештерүчеләре Төр­кияләр­некен артта калдырып, сыйфаты һәм хакы буенча да алга чыкты. Инде без зур җитеш­терүче пред­приятиеләр белән конкурен­циягә каршы тора алмадык. Аларның эше тергезел­де. Союздан мираска кал­ган­­на­рының берәүләрен модернизацияләү өчен барлык көчләрен салдылар, ә икенчеләре шәхси пред­приятиеләр кулына күчте.
- Кабинетка кергәч, мин җи­тәкче креслосы артында «Ок­тябрь» колхозының партия комитеты һәм профкомының 1985 елгы уңышны җыюда актив катнашканы өчен Мактау грамотасы эленеп торганын күр­дем. Ул вакытта Сезгә нибары 15 яшь булган. Бу грамотаны кайдан алдыгыз?
- 15 яшемдә комбайнчы яр­дәм­чесе булып эшләдем, ә 16 яшемдә комбайнчы идем инде. Әйткәндәй, мин аның ярдәм­чесе булган комбайнчы әле «Артемида» җәмгыятендә эшли.
Элек мәктәптә, белүегезчә, җәй көннәрендә ике актна ти­рә­­се мәктәп яны бакчасында эш­­ләргә кирәк иде. Мин басуда эшләгәч, килә алмадым. Шул гра­­мотаны күрсәткәч, миңа баш­­ка сорау биреп тормадылар. Го­мумән, колхозда мин 10 яшем­­­нән, дүртенче класстан эш­­ләдем. Анда умартачылык ни­­­гезләрен үзләштердем, мо­ның өчен хезмәт хакы да ала идем.
Минем карт картәтием кол­хозның беренче рәисе булган. Заманында ул раскулачить итүгә дә эләккән. Ә картәтием бу хуҗалыкта бухгалтер булып эшләгән, авыл биләмәсе рәисе йөген тарткан. Әйткәндәй, бу кабинетта элек янгын сүндерү часте урнашкан. Ул аның начальнигы булган. Шул ук вакытта ул “Октябрь” колхозында ревизия комиссиясен дә җитәкләгән.
- Евгений Викторович, “Артемида” - райондагы иң эре пред­приятиеләрнең берсе. Аны, беренче чиратта, Ляхово комплексы аркасында республикадан читтә дә яхшы беләләр.
- Әйе, Ляхово фермасы төзү проектын гамәлгә ашырдык. Бу проект буенча савым сыерлары булган өч корпус төзелде. 150 башка исәпләнгән бозау абзары да бар. Планнарда - производствоны үстерү.
- Сөт саву мәсьәләсе ничек?
- Савым яхшы булсын өчен, көтү җитештерүне арттырырга һәм вакыт белән бергә атларга кирәк. Шуңа күрә нәкъ өч ел элек мин терлекчелек процессын үзем өйрәнә башладым, мо­ңа кадәр мин үсемлекчелек бе­лән генә шөгыльләндем. Ахыр чиктә, без көтү белән ид­арә итүнең израиль системасын сатып алдык, аның ярдәмендә сыерның сәламәт яки авыру булуын, аның ничек хәрәкәт итүен, күпме сөт бирүен, теләк­кә кайчан килүен билгеләп була, ә голштин токымының бу чорын ачыклау авыр. Боларның барысын да компьютер күзәтә. Һәр белгечнең һәм минем телефонда барлык мәгълүматларны чагылдыручы программа тора. Әгәр дә, Алла сакласын, сыер авырый икән, хәбәр килә. Ветеринарлар моны шунда ук күреп, эш итә башлыйлар. Элек ветеринарлар сыерның хәлен ул аяк­тан егылгач кына билгели ала­лар иде. Бу яклап әлеге программа бигрәк уңайлы. Сөт буен­ча гына түгел, төрле күр­сәт­кечләр буенча да тулы мәгъ­лүмат бирә.
Мәсәлән, рутинлык параметры бар. Бу нәрсә дигән сүз? Көн саен сыер график буенча гына савыла. Шартлыча, 7.00 сә­гатьтә ул савыла, 10.00 сәгатьтә аны ашаталар, 15.00 сәгатьтә ул ята. Һәм кинәт бу режим үзгәрә. Ә бу режим сөт савуга да, сә­ламәтлеккә дә бик зур йогынты ясый. Шунда ук миңа хәбәр килә. Шуннан соң мин мөдиргә шалтыратам, ни өчен фермада режим бозылуын ачыклыйм. Монда берничә вариант булырга мөмкин - йә терлекчеләр вакытында эшкә килмәгән яки вакцинация үткәргәннәр. Фермада мондый хәл булса, шалтыратачагымны белеп торалар. Ляховода бөтен җирдә камералар тора. Һәр көнне иртән җа­ваплы кешеләр килә. Алар 8.00 сәгатьтә азык әзерләргә кирә­клеген беләләр. Әгәр алар эш­ләрен вакытында башкармый икән, терлекчегә штраф салына. Сыерларның үз режимы бар һәм аны бозарга ярамый. Менә боларның барысын да шомартырга һәм җайга салырга кирәк иде. Моның өчен байтак вакыт таләп ителде. Әлеге технология ярдәмендә без декабрьдә әлегчә беркайчан да булмаган күрсәт­кечләргә ирешәчәкбез - 32 тоннага якын сөт алырга исәп тотабыз.
- Тагын нинди яңалыклар булачак?
- Хәзер без көтү үрчетү белән шөгыльләнә башларга уйлыйбыз. Моның белән республика­да әле беркем дә шө­гыль­ләнми. Әмма таналарны кайда тотарга? Голштин токымының сөт җи­тештерү буенча иң яхшыларның берсе булуын бөтен кеше белә. Нәтиҗәдә, импорт терлеге республикага һәм тулаем Русиягә эләккәч, барлык фермерлар голштин токымының яңадан җи­тештерү мөмкинлеге булмау проблемасы белән очрашты. Ә безнең маллар, авырмый, нык, яхшы үрчем бирә, ләкин, ничек кенә ашатсаң да, сөте аз. Ә голштин токымлы сыерлардан мул сөт алабыз, ләкин алар үрчеми. Әгәр республика буенча мәгълүматларга карасак, барлык хуҗалыклар да чит илдән терлекләр сатып алганлыгы күренә. Ни өчен? Чөнки үзләре җитештерә алмый. Хәзер без моны эшләргә өйрәндек. Аңлашыла ки, безнең вакциналар Франциядән, идарә системасы – Израильнеке, чөнки алар иң яхшысы. Шунысы куанычлы - белгечләр барысы да безнең районнан. Мин моңа җавап табарга тырышып, байтак мәгълүмат өйрәндем. Һәм бервакыт Америка галимнәренең мәкаләсенә тап булдым, алар язуынча, яхшы үрчем алу өчен маллар яхшы шартларда үсте­релергә тиеш. Бу аквариумдагы балык кебек. Кечкенә аквариумда ул кечкенә, зурысында зур булып үсә. Нормаль шартларда үстерелгән сыерлар көненә өстәмә 5 литр сөт бирә. Тапкырласак, аена без өстәмә 150 литр сөт алабыз. Ә токымчылык хуҗалыгы өчен бу зур сумма.
- Хуҗалык төрле программаларда катнаша, шул исәптән милли проект буенча төбәк ярдәмен дә алды. Бу нәрсә өчен?
- Безне өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә керттеләр, бу безгә җиһазлар һәм техника сатып алуга чыгымнарны кайтарырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә бездә 1000 баш савым сыеры бар, өстәвенә «коры-сары», ә миңа аларны урнаштырырга урын юк. Шуңа күрә корпус төзергә кирәк ди­гән нәтиҗәгә килдем. Корпус төзелешенә 46 миллион сумга якын акча китәчәк. Әмма бу чыгымнар үз-үзен аклаячак. Бу корпусны эшләтеп җибәр­гән­нән соң, без савым сыерларын 200 башка арттырачакбыз. 200 башны 30 литрга тапкырласаң - бу көненә 6000 литр. 30 сумга тапкырласак, 180 000 сум килеп чыга. Һәм 30 көнгә тапкырлап, 5,4 миллион сум алачакбыз. Ә бер ел эчендә бу 65 миллион сумга якын. Ягъни предприятие бюджетына өстәмә керем. Хәзер моны тормышка ашырасы гына калды.
Әгәр дә безгә “Россельхозбанк” кредит биргән булса, моны җиңел генә эшләп булыр иде. Әмма безнең предприятие банкротлыкта булуы аркасында, безгә бу банк кредит бирми. 10 ел предприятие банкрот булды, хәзер мин аны бер ел эчендә бу халәттән чыгарырга тырышачакмын.
- Милли проект ярдәмендә тагын нинди үсеш перспективаларын күрәсез?
- Хәзер без сыерларны сыйфатлы орлыклар белән орлыкландырабыз, алардан бары тик таналар гына туа. Бозаулар санын 70 процентка кадәр җиткерергә планлаштырабыз, ә табигатьтәге кебек 50гә 50 түгел. Шулай итеп, безнең сатуга таналар барлыкка киләчәк. Көтү яшьрәк булган саен, савым да югарырак. Бүген без барысын да чит илдән сатып алабыз. Әмма тиздән әнә шул милли проектлар ярдәмендә үзебездә җитештерә башлаячакбыз.
- Юбилеегызны ничек бил­геләп үтәчәксез?
- “Артемида” 1991 елның 31 июлендә эшли башлады. Киләсе елга хуҗалыкка 30 яшь тула. Нәкъ менә шуңа күрә мин үз юбилеема пандемия белән бәйле рәвештә беркемне дә чакырмыйм, чөнки киләсе елда икесен бергә барлык хезмәт­тәшләребезне җыеп үткәрербез, дип уйлыйм. Бу авыру киләсе җәй ахырына узар, дип ышанам.
- Әңгәмәләрегез өчен зур рәхмәт, үз чиратымда Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим.
Ринат ШӘЙБӘКОВ әңгәмәләште.
Читайте нас: