Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
2 декабрь 2020, 15:58

Тырыш хезмәткә – лаеклы бүләк

Чикләү чаралары белән бәйле рәвештә авыл эшчәннәренә рәхмәт сүзләрен өлешләп кенә әйтергә туры килә. Менә бүген дә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертүче 20 кеше лаеклы бүләкләр алды. Аларның әһәмияте турында күп сөйләргә мөмкин, әмма бүген чыннан да горурланырга мөмкин булган нәтиҗәләр мөһимрәк.

“Кырмыскалы” җитештерү берләшмәсе пекаре Илүзә Абдрафикова, “Кырмыскалы” авыл хуҗалыгы кооперативы кондитер-сатучысы Гөлшат Сибаева, район ветеринария дәваханәсе мөдире Раушания Насыйрова, “Карлыман сөт-консерва комбинаты” җәм­гыяте водителе Дамир Гай­­нуллин, “Үзәк” МТСы фи­ли­алы механизаторы Вячеслав Лежнев һөнәре буенча алдынгылар дип танылды. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Кабак ветеринария участогы мөдире Салават Байгилдин, “Кырмыскалы” җитештерү берләшмәсе мастер-пекаре Любовь Барышева, “Кырмыскалы” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперати­вы­ның өлкән пешекче-бригадиры Флюра Бакиева, “Карлыман сөт-консерва комбинаты” җәм­гыятенең җитештерү мөдире Надежда Әминева Республика авыл хуҗалыгы министрлы­гының Мактау грамотасы бе­лән бүләкләнделәр. Район Со­ветының Мактау грамоталарына һәм район хакимиятенең Рәхмәт хатларына шулай ук йөкләнгән вазыйфаларны на­мус белән һәм җаваплы үтәүче хезмәткәрләр ия булды. Бу авыр эшне сайлап, алга таба тармакны үстерүгә үз хезмәтен кертүен дәвам иткән хезмәткәрләрнең һәрберсенә рәхмәт сүзләре җиткерәбез.Рушания Хәмәтгалимова.
Читайте нас: