Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
25 декабрь 2020, 11:46

“Кировец” техникасы сынатмый

Июль аенда Кабак авылында “Кировец-Уфа” җәмгыятенең дилер һәм сервис үзәге ачылды. Без бу предприятиегә барып, анда эшләүче хезмәткәрләр белән аралашып, бина эчендәге эш белән танышып кайттык.

“Кировец“ предприятиесе - авыл хуҗалыгы һәм сәнәгате техникасы һәм алмаш частьлар белән тәэмин итү буенча Петербург трактор заводының рәсми дилеры. Республикада мондый үзәк төзү башлангычы белән эшкуар Радик Мирзанур улы Хафизов чыгыш ясый. Тумышы белән ул Башкортстаннан. Сургут шәһәрендә әлеге көнгәчә уңышлы эшләп килгән “Техсервис-Инжиниринг” сервис үзәген оештыручы булып тора. Радик Хафизов якташларына ярдәм күрсәтү һәм яңа эш урыннары булдыру максатында мондый предприятиене Башкортстанда ачарга күптән хыялланган. Агымдагы елның апрелендә БР Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән “Инвестсәгатьтә” аның идеясен хуплыйлар һәм кыска гына вакыт эчендә Кабак авылында яңа предприятие төзелә башлый.
“Кировец” дилер үзәге техника сату, аларны капиталь ремонтлау, техник хез­мәтләндерү, гарантияле һәм сервислы хезмәтләндерү, шул исәптән күчмә хезмәт­ләндерү һәм консультация­ләр бирү буенча хезмәтләр күрсәтә. Предприятие тулы комплектлы техниканы, шулай ук аерым узелларын һәм агрегатларын ремонтлый. Шулай ук “Кировец-Уфа” җитештерү белән дә шөгылләнә.
Предприятиедә 20 кеше эшли, аларның күбесе – урындагы халык. Кабактагы “Кировец”ка кадәр Себердә эшләгән берничә кеше дә бар. Бу оешма ачылгач, алар туган якларына кайтканнар һәм бирегә эшкә урнашканнар. Шуларның берсе - Артем Савельев.
Ул Олыкүл авылында ту­ган, мәктәпне тәмамлаган, армия хезмәтендә булып кайткан. 21 яшендә Себергә чыгып киткән һәм Коми Республикасында һәм Ямал­да 11 ел монтажчы булып хезмәт салган. Вахтада бул­ган­га күрә, гаиләсен ике­шәр ай күрмәгән чаклары да еш була. Кабак авылын­да яңа предприятие төзелүен ишет­кәч, элекке эшеннән китә һәм “Кировец”ка килеп эш­кә урнаша.
- Биредә слесарь булып эшлим - техниканы сатуга әзерлим һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә барып, гарантиядә булган тракторларны сервислы хезмәт­лән­дерү белән шөгыльләнәм. Өч ай эчендә бөтен республиканы урап чыга яздым. Иң мөһиме, безнең оешмада – тотрыклылык. Хезмәт хакын вакытында түлиләр, хезмәт шартлары яхшы, заманча корылмалар һәм инструментлар белән эшлибез. Гаиләм якында булуы да бик мөһим, - ди Артем.
Киләсе елда “Кировец-Уфа” предприятиесендә ремонтлау цехы төзергә һәм эш­ләчеләрнең санын 70кә кадәр арттырырга ният­ли­ләр.
“Кировец” тракторлары күптән югары уңыш алуга булышлык итүче, ышанычлы һәм югары нәтиҗәле техника буларак күрсәтте. Авыл хуҗалыгы машина­ла­рының техник торышы яхшы булсын һәм басу эшләре вакытында сынатмасыннар өчен “Кировец-Уфа” җәмгы­ятенең дилер һәм сервис үзәге барсын да эшли.
Әлфия ӘХМӘдуллина.
Автор фотолары.
Читайте нас: