Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
26 март 2021, 09:28

Техника басуга чыгарга әзер

Кырмыскалы районының дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан авыл хуҗалыгы техникасын һәм тагылма агрегатларны техник күзәтү буенча планлы чаралар башланды.

“Артемида” җәмгыяте язгы басу эшләренә җитди әзерләнгән: алар 36 трактор һәм 20 тагылма куйды. Тракторларның, үзйөрешле машиналарның һәм тагыл­маларның, тәү чиратта, яктыр­ту җайланмалары, сиг­на­лизацияләре, тавыш бирү сигналы, тормоз сис­те­ма­сының техник торышы, “огнетушитель”, аптечка һәм авария жилетының барлыгы тикшерелде.
- Авыл хуҗалыгы машиналары басуга чыгарга әзер. Механизаторлар белән дә проблема юк, - диде дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе секторы мөдире Ил­нар Галиев.
Комиссия техниканың әзерлеген генә тикшереп калмады, хәвефсезлек техникасы буенча мәсьәләнең куелуына һәм тиешле до­кументларның барлыгына да игътибар итте.
- “Артемида” җәмгыя­тендә тракторлар һәм тагылмалар ремонтланып, әзерлек сызыгына куелды. Механизаторлар бүгеннән басуга чыгарга әзер, - дип хәбәр итте Илдар Мусин. – Аллага шөкер, алар барсы да сау-сәламәт, медицина күзәтүен дә тәүгеләрдән булып үт­теләр. Хезмәт алдынгыла­рының да исемнәрен атап үтә­се килә, чөнки уңыш алар­­ның эшенә бәйле. Бөртекле культуралар чәчүдә Василий Иванушкин, Андриан Григорьев, Вячеслав Павлов, туфрак тыгызлатуда Фидан Бәхтияров, Касыйм Рәҗәпов, үсентеләргә агу сиптерүдә Андрей Иванько, Таһир Әбделгәрәев, Леонид Матвеев, кукуруз һәм көн­багыш орлыгы ташуда Михаил Стрелецкий, Айдар Әхмәдуллин, Владимир Колесников, чәчү алдыннан культивация үткәрүдә Владимир Орлов, Виктор Кузьмин катнашалар. Ике ат­надан соң, һава торышы бераз җайлангач, эшләрне башлап җибәрергә ниятлибез. Агымдагы елда яз озакка сузыла, элек бу вакытта басуга төшә идек. Тәү чиратта, без үзебезнең районны хез­мәтләндерәбез, сорасалар, башка районнарга да хезмәт күрсәтәчәкбез.
Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенең әйдәүче белгече Фәнил Камалет­диновның сүзләре буенча, төп бурыч – механизаторлар өчен хәвефсез эш шартлары булдыру.
- Кеше гомереннән дә кадерлерәк нәрсә юк. Намуслы хезмәтләре һәм эш­ләренә җаваплы караулары өчен механизаторларга рәх­мәт, - дип билгеләде ул.
Айгөл Нуриева.
Автор фотолары.
Читайте нас: