Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
23 сентябрь , 15:10

Җиргә береккән кеше

Бозаяз авылында Илнур Сафин җитәкчелегендәге “Сафин” крестьян-фермер хуҗалыгы 2016 елдан бирле эшләп килә. Ул башлыча басучылык белән шөгыльләнә.

Җиргә береккән кеше
Җиргә береккән кеше

- Тәүдә 400 гектар җирдә эшләсәм, әлеге көндә ул 600 гектарга якын тәшкил итә. Быел бодай, арпа, солы, арыш, җитен, карабодай, чәчтем. Һәрберсен җиренә җиткереп, зур өметләр баглап башлаган идек. Ләкин бертуктаусыз яуган яңгырлар эшләрне бераз катлауландырды, арыш һәм көз чәчелгән бодай юкка чыкты. Калган культура кибә биргән мәйданнарда җайлап урып җыела.

Техника җитәрлек. Ике “Беларусь”, ике “Т-150” тракторым, “ЗИЛ”, “МАЗ” йөк машиналарым, “Дон-1500 Б” комбайным, чәчкеч, минераль ашлама сибү, чабу, пресслау кебек кирәкле тагылма агрегатларым бар. Келәт бинасы төзедем, идәнен генә эшләргә калды. Ә гараж бинасын арендага алдым. Миңа ярдәм иткән механизаторлардан Илдус Шамил улы Абдиев комбайнга утырса, Мөнир Салихов, Анатолий Шматов тракторларда, Илдус Динислам улы Абдиев машинада зур эшләр башкаралар, - дип сөйләде фермер.

Илнур Альмир улы бала чагыннан механизатор әтисенә булышырга йөресә дә, урындагы мәктәпне тәмамлагач, җир эше буенча китәрмен дип һич тә уйламый. 2002 елда Уфа финанс-икътисад колледжына укырга кереп, диплом ала. Һәр эшкә дә тотынырга курыкмаган егет төрле эшләрдә үзен сынап карый. Нефтьче дә, җирдә дә үзен сынап карый. Йөк ташучы да, төзүче дә була. Агач һәм тимер эшен дә үз куллары белән башкара. Эретеп ябыштыру, водитель, тракторчы булсынмы, барсы да кулыннан килә. Хан сараедай күркәм йортын, каралтыларын, барсын да үз куллары белән төзи. Ә 2016 елда авыл малае үз хуҗалыгын булдырып, җир эшенә тотынырга карар итә. Тырышып эшләгән яшь ирнең эшләре уңышлы гына килә. Быел ул ел йомгаклары буенча ул Рәхмәт хатына лаек була. Аңа тормышта гаиләсе зур ярдәмче булып кала. Уфа дәваханәләренең берсендә эшләүче хатыны Диларә Альберт кызы белән биш ул тәрбиялиләр. Дамил быел студент булып китсә, Данил тугызынчы сыйныфка барды. Ул “Йолдыз” ансамбле составында биеп, уңышлар яулый. Илсур – дүртенче, Инсаф – икенче сыйныфта укый, өч яшьлек Данияр балалар бакчасына йөри. Малайлар бәләкәйдән хуҗалык эшләрен күреп, үзләре ярдәмләшеп үсә. Зур хуҗалыкның эше дә күп бит. Әйткәндәй, фермерның малы да ишле. Җидешәр сыеры, башмагы, бозаулары, иллеләп сарыклары бар. Малкайларны хуҗа үзе һәм уллары тәрбияли. Киләчәктә ныклап малчылык белән шөгыльләнергә дә ниятли. Җир улының вакытлыча һава торышына күңеле төшмичә киләчәктә дә башлаган эшен дәвам итеп, уңышларга ирешүен телибез.  

 

Башкортстан Республикасы Башлыгы авыл кешеләренә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә вакытында ярдәм кирәк булуын сызык өстенә алды. Ул Мәскәүдә Русиянең авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән безнең республикада иген җитештерүчеләргә ярдәм итү мөмкинлекләре турында сөйләште. Бюджетка акча салынган да инде. Якын арада алар килә башлаячак, зур индустриаль сөтчелек фермалары үсешенә курс алынды, дип билгеләде Радий Хәбиров.  

 

Айрат Мөхәмәтколов, районның авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы урынбасары, җәмәгатьчелек лидеры фикере:

- Крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре үз көчләренә таянып эшлиләр. Быел уңышны җыйганда зур авырлыклар туды. Әмма синоптикларның фаразлавы буенча, август азагындагы һәм сентябрь башындагы коры һава торышы уңыш җыюны тизләтер, дип ышанасы килә. Шулай да авыл эшчәннәре һәр аяз көнне файдаланып калырга тырыша. Уңыш җыюның авырлыгына республика Башлыгы игътибар итте. Ул БР Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка һәм ныграк зыян күргән район башлыкларына тиз арада зыянның күләмен бәһалап, каза күрүчеләргә финанс ярдәм буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.  

Фәния Сәлимгәрәева.

Җиргә береккән кеше
Җиргә береккән кеше
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: