Үзән
-18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хуҗалыкларда
15 ноябрь 2024, 10:13

Авыл эшчәннәренә дан һәм хөрмәт

Кырмыскалы район Мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм тантанасы үткәрелде.

Авыл эшчәннәренә дан һәм хөрмәт
Авыл эшчәннәренә дан һәм хөрмәт

Чарада урып-җыю кампаниясенә йомгак ясадылар, тармак казанышларын билгеләп үттеләр, авыл хуҗалыгы белгечләрен, алдынгыларны һәм ветераннарны котладылар.

Аграрийларны район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров һәм БР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков сәламләде.

- Бу бәйрәм безнең өчен аеруча әһәмиятле, чөнки авыл хуҗалыгы илнең мөһим тармагы булып тора. Быелгы һава торышы көйсезлекләренә карамастан, районыбыз 119 мең тоннадан артык уңыш җыеп алды. Тырыш хезмәтегез, оптимизм һәм тармак үсешенә зур өлеш керткәнегез өчен сезгә ихлас рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сезнең өченче ел инде махсус хәрби операция зонасында дәүләт бурычларын үтәүче сугышчыларыбыз өчен ышанычлы тыл булдыруга керткән өлешегезне билгеләп үтми булдыра алмыйм.

Сез барыгыз да махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтәсез, һәр хуҗалык гуманитар конвойлар әзерләүдә актив катнаша, - диде Альфир Сабиров.

Ирек Сураков чара кунакларын бәйрәм белән котлады.

- Кырмыскалы районы республиканың агросәнәгать комплексы лидерлары арасында лаеклы урын алып тора, муниципалитет хуҗалыклары армый-талмый үсешкә омтыла һәм алдынгы технологияләрне куллана. Агымдагы ел катлаулы булса да, без республика дәрәҗәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирештек.

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим. Киләчәктә дә бары тик бергәләп, тырышлык куеп кына, без яңа биеклекләргә ирешә алачакбыз һәм теләсә нинди киртәләрне җиңә алачакбыз, - дип билгеләде Ирек Искәндәр улы.

Чарада үз эшенең осталарын тәбрикләделәр. Эштә ирешкән уңышлары, югары һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен “Кировец-Уфа” җәмгыяте директоры Радик Хафизов Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Эштә ирешкән уңышлары, югары һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән “Артемида” токымчылык хуҗалыгы бухгалтеры Илүсә Батталова, шәхси эшкуар, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Андрей Гаврилов, “Кырмыскалы элеваторы” җәмгыятенең баш энергетигы Сергей Дилмөхәммәтов, “Уңыш” җәмгыятенең тракторчы-машинисты Алексей Дунюшкин, Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы авылындагы филиалының производство мастеры Рөстәм Заһидуллин, “Үзәк” МТСының Кырмыскалы авылындагы “Нива” филиалы әйдәүче бухгалтеры Олеся Зверева, сектор мөдире – муниципаль районның баш дәүләт инженер-инспекторы Фәнил Камалетдинов, “Карлыман сөт-консерва комбинаты” җәмгыятенең баш механигы Камил Кадыйров, “Кырмыскалы – Сәвәләй” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының ярымфабрикатлар цехы начальнигы Фларида Кужеева, “Үзәк” МТСының Кырмыскалы авылындагы “Нива” филиалы транспортны эксплуатацияләү буенча инженеры Рәзил Латыйпов, “Кировец-Уфа” җәмгыятенең механика җыю эшләре слесаре Евгений Литвинов, шәхси эшкуар, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Владимир Макаров, “Артемида” токымчылык хуҗалыгы тракторчысы Вячеслав Павлов, “Карлыман сөт-консерва комбинаты” җәмгыятенең химик-бактериологик анализ лаборанты Рита Сәгадиева, “Кировец-Уфа” җәмгыятенең станоклар һәм корылмаларның автомат һәм ярымавтомат линияләре операторы Альфир Фәйзуллин, “Кырмыскалы элеваторы” җәмгыятенең ашлык эшкәртү аппаратчысы Фәридә Фәйзуллина, “Кырмыскалы элеваторы” җәмгыятенең производство-технологик лабораториясе начальнигы Зөлфия Фатыйхова, “Уңыш” җәмгыяте бригадиры Сабирҗан Хөсәенов, “Кырмыскалы” кулланучылар җәмгыятенең икмәк пешерү мастеры Ринат Шакиров билгеләнде.

Ел саен үткәрелә торган “Сөт иле – бал башкаласы” XII фестиваленең концерт программасында катнашулары өчен район Мәдәният сараеның “Йолдыз” үрнәкле халык биюләре ансамбле (җитәкчеләре Гөлназ Хәкимова һәм Руслан Сәйгафаров) БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

БР агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүсе сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан “Артемида” токымчылык хуҗалыгы хезмәткәрләре - Ляхово терлекчелек комплекслары һәм механикалаштырылган фермалар операторы Нияз Канбәков, механик Олег Кондров, тракторчы Рәмил Синәгатуллинга Башкортстан Республикасы профсоюз оешмасының Мактау грамотасы тапшырылды.

Бу көнне шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләрен бүләкләделәр. “Уңыш” җәмгыяте механизаторлары Илгиз Мозафаров һәм Николай Лаврентьев – “Алдынгы комбайнчы”, “Артемида” токымчылык хуҗалыгы водителе Виктор Кузьмин “Алдынгы водитель”, “Үзәк” МТСының Кырмыскалы авылындагы “Нива” филиалыннан Галинур Кәримов – “Үзәк” МТСының Кырмыскалы авылындагы “Нива” филиалының алдынгы хезмәткәре”, “Кармаскалинсксельхозэнерго” җәмгыяте электромонтажчысы Илнур Булатов – “Алдынгы энергетик”, “Кырмыскалы икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыяте кондитеры Зәлифә Гомәрова – “Алдынгы кондитер”, “Кырмыскалы” кулланучылар җәмгыятенең икмәк пешерүчесе Юлия Зайцева – “Алдынгы икмәк пешерүче”, “Артемида” токымчылык хуҗалыгының машина белән сыер саву операторы Елена Новожилова – “Алдынгы машина белән сыер саву операторы” исемнәренә лаек булдылар.

Авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләрен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен “Уңыш” җәмгыяте һәм “Артемида” токымчылык хуҗалыгы коллективлары кубоклар һәм дипломнар алдылар.

“Алдынгы крестьян-фермер хуҗалыгы” номинациясендә Халитов Рәиф Рәҗәп улының крестьян-фермер хуҗалыгы җиңүче дип танылды.

Бу көнне күп кенә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Алар барысы да һөнәри эшчәнлекләрендә ирешкән югары күрсәткечләре, агросәнәгать тармагында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен билгеләп үтелде.

Ә Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әзерләнгән бай концерт программасы авыл эшчәннәренә бүләк булды.

Светлана ӘХМӘТҖАНОВА.

Автор фотолары.

Авыл эшчәннәренә дан һәм хөрмәт
Авыл эшчәннәренә дан һәм хөрмәт
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: