Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
16 февраль 2018, 17:25

Тәбриклибез

0249 Сары-Саз авылында яшәүче Якупова Наилә Хаҗлислам кызын күркәм гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее һәм Рифгать Шәйхетдин улы белән гаилә коруларына 60 ел тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз.

Дөньяның барлык яхшылыкларын җыйган олы йөрәгегез, барыбызга да хәстәрлекле булганыгыз өчен сезгә чиксез рәхмәт­лебез. Киләчәктә дә балаларыгызның иге­леген күреп, онык-оныкалары­гыз­ның хөрмәтен тоеп, безгә фәһемле ки­ңәш­ләрегезне биреп, рухи көч өстәп яшәр­гә язсын.

Котлы булсын юбилеегыз,

Бәхетегез килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшәгез шатлыкларга төренеп.

Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,

Ягымлы һәм шат булсын күңелегез.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Беркайгысыз үтсен гомерегез.

Изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз һәм барлык туганнарыгыз.
Читайте нас: