Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
17 апрель 2018, 12:20

«Балачагым - михнәтле, картлыгым - бәхетле»

Озын гомерлеләр - авылларның горурлыгы, ләкин өлкәннәрнең гомер юлы сикәлтәсез һәм жинел генә үтмәгән.

- Үткән елларымны искә төшергән саен, кечкенә чагым күз алдыма килеп баса. Мин Арслан авылында Гәрәй һәм Миңлесара Гомәровларның тугыз балалы гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килгәнмен. Әтием колхозда бригадир булды, әнием төрле эшләргә йөреде, - дип сүз башлады Әдилә апа.

Чыннан да, юбилярның балачагы илнең бик авыр чорына туры килә. Сугыш башланганда кызга нибары 3 яшь була. Әтисен фронтка алалар. Әнисе биш бала белән ялгызы торып кала. Дүрт апа-абыйсы бәләкәй чакларында ук чир­ләп үлеп китә. Бик күп авырлыклар, михнәтләр күрергә туры килә аларга. Ниһаять, сугыш тәмамлана. Әтисе дә туган ягына исән-имин әйләнеп кайта. Ләкин аның кайту шатлыгы озакка бармый - 27 ел гомер иткән хатынын һәм балаларын ташлап, әтиләре икенче хатынга чыгып китә. Шул яшьләрендә үк балаларга ятимлек ачысын татырга туры килә, ачлык-ялангачлык аларның җанын телгәли. Тамак ялына кешегә эшләп йөрегән чаклары да күп була. Хәтта мунчаларын сатып, балаларына ашарга, өсләренә кияргә кием юнәл­тәләр.

- Юкарып беткән пальто киеп, яланаяк авыл очындагы мәктәпкә укырга йөрибез. Өстебез карланып, өшеп кайтып керәбез. Кайтуыбызга әни безгә көл өстендә төче күмәч пешереп тора. Авыз тутырып ашарга бәрәңгесе дә юк бит, ашка аны кырып кына салабыз. 6 сыйныфны тәмам­лагач, укуны ташларга туры килде. Әнием: “Ярый, балам, колхозда эшләп тамагыңны туйдырырсың, ичмасам”, - дип шатланды гына. Бәхеткә, сыерыбыз бар иде, ачлыктан ул коткарды да инде. Катык оетып ашадык, сөтен дә эчә идек, - ди Әдилә апа, хатирә­ләргә бирелеп.

Бәләкәй чагыннан ук тырыш кыз әнисеннән шәл бәйләргә өйрәнә. 5 сыйныфта укыганда ук өлкән хатын-кызларга ияреп, Уфага йомырка, май, шәл сатарга йөри.

- 18 яшемдә Иске Муса авылы егете Фәтхлислам Шәй­х­лислам улы белән танышып кияүгә чыктым. Ул колхозда комсорг иде. Гомер буе ул бухгалтер, бригадир, ферма мөдире булып эшләде. Быел бу авылга килен булып төшүемә 62 ел тулды. Ул вакытта авылда хәерчелек иде. Суны ерактан - чишмәдән ташыдык. Фәтхлислам абыең белән бик матур яшәдек. Ул бик әйбәт, тәртипле һәм тырыш кеше иде. Җырларга һәм биергә бик оста булды. Дүрт балага – ике кыз һәм ике малайга гомер бирдек. Кызганычка каршы, гомере гына кыс­карак булды – явыз чир аны безнең арабыздан иртә­рәк алып китте. Өлкән кызым Дилә гаиләсе белән Уфада яши, бүгенге көндә хаклы ялда. Улыбыз Ралис та яраткан кызына өйләнеп, гаилә корды. Ләкин гөрләтеп дөнья көтәр чагында үлеп китте, ике баласы торып калды, алар әледән-әле килеп хәлемне белешеп торалар. Улым Марс белән бергә яшим. Кызыбыз Розага да тормыш иптәшенең үлемен кичерергә туры килде. Аның каравы, улының гаилә­сенә куанып бетә алмый. Алар ике ул, ике кыз үстерәләр.

Әдилә апаның 40 елдан артык эш стажы бар. Нинди генә эшләр башкарырга туры килми аңа: ындыр табагында орлык та тазарта, игенчеләргә аш та пешерә, 38 ел чөгендер басуларында эшли. Колхоз аны бик күп Мактау грамоталары һәм берничә тапкыр шифаханәгә юллама белән бүләкләгән. Лаеклы ялда булса да, Әдилә апа кул кушырып утырмый. Кош-корт асрый, бакча тутырып яшелчә-җи­меш үстерә. Язга чыгу белән капка төбеннән үк ихаталары гөл-чәчкәләргә күмелә.

- Язмышыма үпкәләмим. Бөтен ил шулай яшәде. Яшь­легебездә авырлыклар күрсәк тә, аның каравы, картлыгым бәхетле. Янымда минем өчен өзелеп торган балаларым, онык-оныкаларым бар, - ди ул.

80 яшенә җиткән Әдилә апаны барлык балалары – кыз­­лары Роза, Дилә, кияве, улы Марс, киленнәре һәм онык-оныкалары чын күңел­дән кайнар котлый һәм иң изге һәм якты теләкләрен юллый: ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлырдан гына торган озын гомер, тормышларына ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер кичерүен телиләр.

Авырлыклар туса тормышта,

Киңәш сорап сиңа киләбез.

Дөрес юлга бастырырдай сүзләр

Әйтәсеңне алдан беләбез.

Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,

Бәхет кунсын күңелең түренә.

Барыбызга канат, терәк булып,

Талмый атла гомер үренә, - ди якыннары.

Венера Гафарова (Бакиева).

Автор фотосы.
Читайте нас: