Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
20 апрель 2018, 13:35

Авыр еллар буйлап атлады, бирешмәде җилгә, давылга

Өлкән яшьтә булсалар да, үз яшен бирмәслек кешеләр була. Андыйларны, гадәттә, яхшы сакланган, нәселдән килгән күркәм сөякле, диләр. Илтуган авылында да күптән хаклы ялда булып та җиңел атлап йөрегән, көче-дәрте ташып торган апалар бар. Балаларына кыенлык китерми, аек зиһен белән, тормышына шөкер итеп яшәүче Мөнәвәрә апа Заһидуллина шул көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгели.

Ул 1928 елның 9 маенда Биштәкә (хәзерге Шәйморатов) авылында сигез балалы Нух һәм Шәрифә Әхтәмовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала. Заманы авыр була, өстенә кияргә кием булмаганлыктан, укуын башкача дәвам итә алмый. Мәктәптән туктау белән колхозга эшкә чыга, бер көн дә калмыйча өлкәннәргә ияреп, кайда кушалар - шунда тырышып хезмәт сала.
- Авыр заманда яшәдек, ачлы-туклы йөрегән чаклар күп булды. Туңган бәрәңге һәм кычыткан безнең өчен иң тәмле ризык иде. Нинди генә эшләр башкарырга туры килмәде. Кулыбыздан килгәнчә тырышып-тырышып эшләдек. Көндез ашлык суктык, төннәрен көлтә ташыдык. Механизаторлар һәм ялан эшчәннәре өчен токмач басып, аш та пешердем. Колхоз келәтендә орлык әзерләүдә катнаштым: аларны җилкәгә салып ташый идек. Соңыннан безне, өч кызны, Архангель районына урман кисәргә җибәрделәр. Бер урыс хатынында яшәп, идәнендә йоклап йөредек. Аннан соң Сары-Саз авылындагы урман кисүдә дә катнаштым. Сугыш башланып, барлык ир-егетләр фронтка китеп беткәч, шушы кайгыны баштан үткәрергә, башкалар белән беррәттән авыр тормыш йөген үз җилкәбездә тартырга да туры килде, - ди тыл эшчәне. - 1952 елда, миңа 24 яшь чагымда, тормыш юлымда Илтуган егете Әнәсне очраттым. Бераз дуслашып йөрегәч, ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Ул да гади колхозчы гаиләсендә өлкән бала. Матур гына яшәп киттек. Каенанам да, каенатам да мине үз кызлары кебек якын күрделәр, яраттылар, - ди ул.
Мөнәвәрә апа тормыш иптәшенең әти-әнисен зур хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән искә ала: кечелекле, бала җанлы һәм ярдәмчел кешеләргә килен булып төшүемә рәхмәтлемен, ди.
- Тормыш иптәшемнең энеләренең барсы да Биштәкә кызларына өйләнделәр. Әлеге көндә дүрт килендәш Илтуган авылында тату гомер итәбез. Килен булып төшү белән “Бүләк” колхозына эшкә чыктым. Чөгендер дә утадым, фермада сарыклар да карадым, көтү дә көттем, фермадан яланга тирес ташыдык, көл сибәргә дә йөредем, көненә 20-25әр сарык өсте алган чаклар да бар иде. Аллага шөкер, эштән бәхетем булды, 60 яшьтән соң да эшкә әйтсәләр, сөенә-сөенә йөгереп бара идем. Тормыш иптәшем Әнәс Шәйдулла улы да бик тырыш булды, бер эштән дә куркып тормады. Колхозда тракторчы булып эшләде. Әнәс абыең белән бик матур пар булып гомер кичердек. Бүгенге көндә ул арабызда юк инде, күптән мәрхүм булды. Өч балага – 2 малай һәм 1 кызга гомер бирдек. Балаларыбыз да яшьтән хезмәткә өйрәнеп үстеләр, мәктәптә дә тырышып укыдылар. Бүгенге көндә алар күптән әти-әни булдылар, үзаллы матур итеп дөнья көтәләр, балалар үстерәләр. Кызым Мәдинә гаиләсе белән Уфа шәһәрендә яши. Мөдәрис улым Авыргазы районының Талбазы авылында гомер кичерә. Харис улым минем белән яши. Аллага шөкер, алты оныгыма сөенеп бетә алмыйм. Аларның бәхетле яшәүләрен күрергә язсын әле, дип телим. Шөкер, исәнлегем бар. Әлеге көнгә кадәр мал-туар, кош-корт асрап, бакча үстереп көн күрәм. Кул эшләрен дә ташлаганым юк. Авылдашларыма йон эрләп, бияләй, оекбашлар бәйләп бирәм. Ходай исәнлек кенә бирсен. Бүген яшәүләре җиңел. Безгә, сугыш чоры балаларына, авырга туры килде шул. Хәзер кибет киштәләрендә бөтен нәрсә бар, ә кешеләр эшләгән өчен акча ала. Фермаларда эш җиңеләйде, йортларга газ кергән, утын да әзерлисе юк, су кергән, киям дисәң - кием, ашыйм дисәң - ашарга бар. Иң мөһиме, дөньялар гына тыныч булсын, - ди ул сүзен йомгаклап.
Бүген Мөнәвәрә апа үзен бик бәхетле саный. Шулай булмыйча, дөньясы җитеш, тырыш хезмәте белән балаларын илгә файдалы, хөрмәт казанган кешеләр итеп үстергән.
Сәвия Мөлекова.
Илтуган авылы.
Читайте нас: