Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
11 Май 2018, 13:37

Олы хөрмәткә лаек ул

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы Корылтай Рәисе Константин Толкачев Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Фомич Воликны котлады.

Иван Волик Кызыл ар­миягә 1944 елның ноябрендә алына. Германия сугышыннан соң Ерак Көнчыгышта Япо­ниягә каршы сугышта катнаша. Соңын­нан хезмәтен контр­развед­каның аерым бүле­гендә дәвам итә. 1953 елда запаска чыга. Хәрби хезмәттән соң Иван Фомич озак еллар партия органнарында эшли, 16 ел (1972 елдан 1988 елга кадәр) Кырмыскалы район коми­тетының беренче секретаре вазыйфасын башкара, өч чакырылыш БАССР Югары Советының депутаты итеп сайлана.
Бу елларда Кырмыскалы районы дистәләгән тапкыр Бөтен­союз, Бөтенрусия, республика күләмендәге наградаларга лаек була, ике тапкыр Бөтенсоюз социалистик ярышта җиңүче дип таныла, авыл хуҗалыгындагы уңышлары өчен СССР Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары меда­ленә лаек була. И.Ф. Волик II дәрәҗә Ватан сугышы, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрак, Халыклар дуслыгы орденнары, “Мактау билгесе”, шулай ук 26 медаль белән бүләкләнә, алар арасында “Батырлык өчен”, “Японияне җиңгән өчен” һәм башка бик күп наградалар бар.
Иван Волик Ерак Көнчы­гышта хезмәт иткән еллары, хәрби операцияләрдә катнашуы, республикада эшләве, депутат эшчәнлеге алып баруы турында сөйләде. Константин Толкачев ветеранга рәхмәт белдерде.
- Туган илебез өчен Сез бик күп эшләр башкардыгыз, Ватаны­бызның азатлыгы өчен көрәш­тегез, үзегезнең тырыш хез­мәтегез белән халык хуҗа­лыгын тергезүдә зур өлеш керттегез. Сезгә чиксез рәхмә­тебезне белдерәбез һәм ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез, - диде Константин Толкачев.
Ринат Әбделманов.
Читайте нас: